ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасына эш визиты белән Саха Республикасы  инвестиция үсеше һәм эшмәкәрлек министры Антон Сафронов җитәкчелегендә Якутия делегациясе килде. Делегация составына Саха (Якутия) Республикасының инвестиция үсеше Агентлыгы хезмәткәрләре, ДАУ "Якутия" Технопаркы" вәкилләре һәм башкалар керде.

2017 елның 19 апрелендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Бөгелмә шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстанның бүлмә ишекләре җитештерүче алдынгы предприятиеләренең берсе «Айрон» ҖЧҖ булдылар.

Сәфәрнең максаты - җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге һәм җитештерүдә куланыла торган инновацион технологияләр, алымнар белән танышу булды. Визит барышында җитештерүдә булган төп проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышу узды.

Моннан тыш, предприятие җитәкчесе Альберт Кадыйров югары конкуренция шартларында җитештерү темпларын һәм сатуны саклап калу серләре белән уртаклашты.

2017 елның 19 апрелендә Казан шәһәренең «Лента»-221 сәүдә комплексында «Турникетсыз атна» Бөтенроссия акциясе үтте. Чара “Россиядә эшлә” һөнәри проект кысаларында узды. Бу көнне сәүдә комплексында Казан сәүдә-икътисад техникумыннан 30дан артык студент һәм укытучылар булды. Сәүдә комплексы директоры гипермаркет буенча экскурсия үткәрде, “Лента” компаниясе һәм монда эшләүнең өстенлекләре турында сөйләде.

Татарстан мәгълүмати җәмгыять мәсьәләләре буенча югары дәрәҗәдә Бөтендөнья очрашулар (ВВУИО) бүләген алуга халыкара конкурста канашырга гариза җибәрде. Конкурсның финалы 2017 елның 12-16 июнендә  Женевада (Швейцария) узачак. Конкурста республиканың "Ачык Татарстан" проекты “Электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү” номинациясендә тәкъдим ителде.


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсендә "Россиядә эшлә" һөнәри проект кысаларында "Турникетсыз атналык" Бөтенроссия акциясе уза. Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы катнашында уза.

Гомуми танышу җыелышы 18 апрельдә "Моторлар төзү" мәдәният йортында узды, анда егетләр һәм кызлар предприятие җитәкчелеге, мәгариф учреждениеләре, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән очрашты. Очрашуга 250 дән артык мәктәп укучысы, көллият һәм югары уку йортлары студентлары җыелды.

Бер атна буе яшь кунаклар предприятиенең җитештерү мәйданчыклары белән таныша алачаклар, алар өчен экскурсияләр оештырылачак, завод музее һәм төрле бүлекчәләрен карый алачаклар. Экскурсияләр вакытында предприятие белгечләре берләшмәдәге эшчәнлек, яңа технологияләр, машина төзелешендәге эшләнмәләр, заманча җиһазлар турында сөйләячәкләр. 

Моннан тыш, укучылар концерт программасында иҗат коллективлары чыгышларын карадылар. Очрашу ахырында укучылар мотор төзүчеләрдән  истәлекле бүләкләр алдылар.

18 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә Түбән Кама муниципаль районы һәм "Кама аръягы" төбәге эшмәкәрләренең беренче съезды узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры  Альберт Кәримов катнашты.

Съезды Халык иҗаты йортында узды. Форумны үткәрү урыны очраклы түгел – республика эшмәкәрләренең нәкъ өчтән бер өлеше Түбән Кама һәм Кама аръягы территориясендә хезмәт куя. Республиканың кече һәм урта бизнес әйләнешендәге өлеше якынча 30 процент. Бу кадәр бизнес кешеләренең сөйләшер сүзләре бар.

Форум кысаларында эшмәкәрләр алты төрле секциядә аралашу алып бардылар. аларның темалары төрле тармакка багышланган иде: ИННОКАМ террриториясен үстерүдән алып телекоммуникация индустриясе яңалыкларына кадәр. Проект "FaceToFace" форматында үтте, кулуарларда җанлы аралашу булды. Болар барысы да дустанә мөнәсәбәтләргә генә түгел, ә эшлекле нәтиҗәләргә – яңа бизнес-проектлар, производстволарны киңәйтү һәм гомуми эшмәкәрлек климатын яхшыртуга китерер.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Россия Вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский белән очрашу үткәрде. Сөйләшүләрдән соң Андрей Богинский Казан вертолет заводында булды, анда ул Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучковны каршылады һәм предприятиенең җитештерү егәрлекләре белән таныштырды.

Владимир Пучков Казан вертолет заводының җыю производствосын карап чыкты һәм "Ансат" һәм Ми-38 вертолетларын җыюны тәмамлау цехында булды. Ведомство башлыгы җиңел күпмаксатлы "Ансат" вертолетлары белән аеруча кызыксынды. Предприятиенең очу- сынаулар уздыру комплексында "Ансат" вертолеты характеристикаларын бәяләү өчен очышлар оештырылды.

Очрашуда РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очу паркына Ми-38 һәм "Ансат" вертолетларын сатып алу турында гына түгел, ә коткаручыларның Ка-32 тибындагы вертолетларны кайтарту мөмкинлеге турында да сүз барды. Алар Россиядә һәм чит илдә янгын сүндерү, зыян күрүчеләрне коткару, гадәттән тыш хәлләрне юк итү кебек чараларда күптән уңышлы кулланыла. 

"Бездә РФ көч ведомстволары каршында торган төрле бурычларны хәл итә алырлык вертолетларның төрле модельләре бар. Холдинг берничә программаны гамәлгә ашыруда катнашырга әзер. Шул исәптән, бүген без Россиядә санитар авиацияне үстерү хакында фикер алыштык, шулай ук, Россия коткаручыларын ышанычлы һәм сынатмый торган техника белән тәэмин итәргә әзерлегебезне белдердек", - диде "Россия вертолетлары" холдингы генераль директоры Андрей Богинский.

Ростех дәүләт корпорациясенең “Техмаш” Концернына керүче POZIS компаниясе (“Позис” АҖ) үз мәйданында А. Н.Туполев исемендәге  КНИТУ-КАИ югары уку йорты “Җитештерүне техник әзерләү һәм оештыру” дип аталган кафедрасын ачты. Киләсе уку елыннан югары уку йортының Яшел Үзән филиалыннан биредә 50-дән артык иң яхшы 3-4 курс студентлары белем алыр дип көтелә.

POZISта КНИТУ-КАИ база кафедрасы уртак эшчщнлек интеграциясен көчәйтү, белем бирү процессын системалаштыру һәм җитештерүгә якынайту өчен ачыла. Кафедра формалаштыру өчен предприятие кирәкле материаль-техник база, махсуслаштырылган лабораторияләр белән җиһазландырылган, белем бирү өчен югары квалификацияле белгечләр һәм галимнәр тупланган.

Ул POZIS профиле буенча берничә юнәлештә эшләячәк. Мәсәлән, махсус продукция, техник әзерлек, экологик әзерләү, сакчыл җитештерү, медицина техникасы, машина төзелеше җитештерүе технологияләрен һәм эшләнмәләрен математик модельләштерү һәм башкалар.

Кафедра җитәкчесе вәкаләтен Радик Хәсәновка беркеттеләр.

Кафедра укытучылары буларак галим дәрәҗәсе булган КАИ вәкилләре һәм җитештерү тәҗрибәсенә ия булган POZIS хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. Хәзерге вакытта алар барысы да "Сәнәгать предприятиеләре өчен белгечләр әзерләүнең инновацион алымнары" программасы буенча квалификацияләрен күтәрәләр.

Кафедраның иң яхшы чыгарылыш студентлары POZIS оешмасына эшкә урнашачак.

POZIS матбугат хезмәте материаллары буенча әзреләнде.

«КАМАЗ» автомобиль заводында  КАМАЗ-5490 NEO сериясенең беренче партиясен җыю башланды.

Базарда КАМАЗ-5490 магистраль авыр йөк тартучы зур кызыксыну уята – йөк машинасына беренче заказлар инде кабул ителде. Апрель аенда барлыгы 135 машина җыелыр дип көтелә. Яңа йөк машинасына ихтыяҗ акланган, чөнки заманлаштырылган авыр йөк тартучы бу версия кулланучыларның бөтен теләкләрен исәпкә алган. 

Баш конструктор Евгений Макаров сүзләренә караганда, төп басым ягулык баклары савытын зурайтуга ясалган. Без дүрт төрле NEO комплектациясе эшләдек: икесе – автомат коробка белән, икесе – механика коробка белән, – дип сөйләде Макаров. – Автомобиль 200 мм озынайтылган база белән килеп чыкты, ягулык багын бер яктан 695 литрга кадәр арттырырга мөмкинлек бирде, әгәр икенчесе кирәк булса, гомуми сыешлылык 1100 литрга кадәр җитәргә мөмкин».

Шулай ук, яңартылган авыр йөк тартучыда рессор асылучы үзгәртелгән: хәзер резина-металл шарнирлар булу сәбәпле һәрвакыт алыштыруны сорамый. Макаров әйтүенчә, бу клиентлар өчен эксплуатацияне арзанайта.

 


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

24-25 апрельдә Казанда «Сообщество» актив гражданнар форумы узачак.

Россия иҗтимагый палатасы, гадәттәгечә бер мәйданда төбәк хакимияте, иҗтимагый оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиләрен укыту өчен, актуаль социаль проблемаларны чишү һәм нәтиҗәле карарлар эзләү өчен җыячак.

Форумда иҗтимагый палата әгъзалары, бизнес вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары, хакимият һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләре тупланачак.

Форум 2 көн дәвам итәчәк һәм анда катнашучыларны махсус белем бирү һәм фикер алышу программасы көтә.

Форумның мөһим өлеше буларак Ярославль һәм Красноярск шәһәрләрендә узган форумнарда үзен аклаган секторара хезмәттәшлек акселерациясе -партнерлар эзләү мәйданчыгы чыгачак.

Акселерациянең нәтиҗәсе - хезмәттәшлек турында якларның килешүе.

2017 елда узган алдагы ике форумның нәтиҗәсе 144 килешү имзалану.

Форумга теркәлү: форумсообщество.рф/казан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International