13 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев рәислегендә “С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-"Туполев" филиалы” һәм ONS Makina төркия компаниясе арасында хезмәттәшлек вариантлары хакында сөйләшү буенча киңәшмә узды.
Бүген Уфада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Идел Буе федераль округы һәм КХР Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары регионнары арасындагы cәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек буенча Уртак эш төркеме рәистәшләре – РФ Президентының Идел Буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Алексей Сухов һәм Кытайның тышкы эшләр министры ярдәмчесе Ли Хуэйлая очрашуында катнашты.
Чара кысаларында, яклар Советның чираттагы "Волга-Янцзы" форматындагы утырышын үткәрү сорауларын карадылар (июнь, Кытайның Аньхой провинциясе), шулай ук, Ульяновскида узган Советның беренче утырышы кысаларында ирешелгән килешүләр һәм ике яклы хезмәттәшлекнең уртак проектларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр хакында фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта уртак инвестиция проектларының гомуми - 58, 18 проект гамәлгә ашыру стадиясендә, 40 проект ике як тарафыннан сөйләшүлләр алып бару этабында. Төбәкара хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерү, төзелеш, химия сәнәгате, туризм, мәгълүмат технологияләре өлкәсе.
Очрашу ике илнең үзара хезмәттәшлеге турында Беркетмәгә кул кую белән тәмамланды.
2017 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Полимер көне уздырды.
Чара киләчәктә Казанда Франциянең Exotest лабораториясе филиалын булдыру перспективасына багышланган иде. Лабораториядә полимер эшкәртүче предприятиеләр тарафыннан автокомпонентлар өчен пластикларны сынау мөмкинлеге күздә тотыла.
"Testing laboratory Exotest" компаниясе генераль директоры Эммануэль Бин чарада катнашучыларга проект, шулай ук, полимер композицион материалларны һәм детальләрне тикшерүдә тест алымнары турында сөйләде.
Традиция буенча Полимер көне чыгышлар, ачык диалог, дискуссия рәвешендәге коммуникатив мәйданчык форматында үтте.
Бүгенге көндә мондый лабораторияләр Россия Федерациясендә бөтенләй булмау сәбәпле автокомпонентлар җитештерүчеләр мондый сынауларны чит илләрдә уздырырга мәҗбүр, бу үз чиратында финанс чыгымнар таләп итә.
Exotest лабораториясе филиалы Казанда ачылган очракта полимер композицион материаллар җитештерүчеләр тарафыннан лаборатория Татарстан Республикасы территоиясендә генә түгел, гомумән, Россия Федерациясендә дә ихтыяҗга лаек булачак.
Чарада полимер җитештерүчеләр һәм кулланучы предприятиеләр катнашты: "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез", "Химград" Технополисы, "ТехноПромПласт" ҖЧҖ, "Магна Автоматив Рус" һәм башкалар, шулай ук, "Форд Соллерс" уртак предприятиесе, "УАЗ" ҖЧҖ, "ГАЗ" Төркеме автомобиль җитештерүчеләре катнашты.
10-11 апрель көннәрендә Лахорда (Пакистан) VI Халыкара Хәләл һәм Экспо конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Муниципаль сәнәгать мәйданчыклары үсеше перспективалары турында бүген "түгәрәк өстәл" форматында депутатлар, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципалитетлар, республика бизнесы вәкилләре фикер алышты.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар утырыш алдыннан "Сукыр" һәм "Ферекс-Лаеш" сәнәгать мәйданчыкларында ачылган җитештерү оешмаларын карадылар. Сукырда урнашкан сәнәгать мәйданчыклары 21 га территорияне алып тора, монда 9 резидент эшли, 11 предприятие эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта биредәге оешмаларда чәй һәм гөмбә җитештерелә, тент архитектурасы җитештерү предприятиесе эшли, июнь аенда сыра пешерү заводы ачылышы планлаштырыла.
"Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының сәнәгать предприятиеләре үсеше" темасына доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады.
"Түгәрәк өстәл" эше кысаларында резидентлар сәнәгать мәйданчыклары турында фикерләрен әйттеләр. Күпләр киләчәктә бизнес өчен дәүләт ярдәме кирәклегенә басым ясадылар.
"Казан вертолет заводы"ның Авиация укыту үзәге беренчеләрдән булып 2016 елның июлендә гамәлгә кергән 289 номерлы яңа Федераль авиация кагыйдәләре буенча сертификация процедурасын уңышлы үтте. Әлеге сертификат пилот, техникларны, гражданлык машиналары техник эксплуатацияләү һәм очу инженерларын укыта алу мөмкинлеген бирә.
"Ростех" дәүләт корпорациясенә кергән "Россия вертолетлары" холдингының биш укыту үзәге бар. 2017 ел ахырына кадәр "Россия Вертолетлары" холдингы «Роствертол», «НАРЗ» АҖ, «У-УАЗ», «Камов» АҖ укыту үзәкләрен дә сертификацияләүне планлаштыра.
Федераль һава транспорты агентлыгы (Росавиация) тарафыннан расланган сертификат һәм кушымталар Казан вертолет заводы авиация укыту үзәгенең белем бирүче оешмаларга карата куелган таләпләргә туры килүе турында сөйли. Сертификат чикләнмәгән вакыт аралыгына бирелә.
Сертификат алу белән беренчеләрдән булып Казан вертолет заводы укыту үзәгендә Кения Республикасының эчке эшләр министрлыгы очучылары, техниклары һәм инженерлары укып чыкты. Яңа укыту программасында теориягә 244 сәгать, тренажер әзерлек 54 сәгать күләмендә һәм очу әзерлегенә 36 сәгать бирелгән. Тренажер әзерлек Ми-8МТВ вертолетының комплекслы тренажерында алып барылган.
Казан вертолет заводы Авиация укыту үзәге 1995 елда оештырылган. 20 елдан артык вакыт аралыгында монда 9000 белгеч укытылган.
Хәзерге вакытта Авиация укыту үзәге укытуны Ми-8/17 һәм " Ансат" тибындагы вертолетларында үткәрә. Киләчәктә шундый ук укыту программасын Ми-38 вертолетында булдыру планлаштырыла.
"Татнефть" компаниясе һәм "ТАНЕКО" АҖ хезмәткәрләре ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре яшьләре арасында узган "Яңа фикер" Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды.
Конкурсантларны бәяләүдә алдынгы тармак компанияләре һәм фәнни-тикшеренү оешмаларынан 70 эксперт катнашты. 2016 елда ягулык-энергетика комплексының 100 предприятиесеннән 17 тематика буенча 220дән артык гариза бирелгән иде.
"Иң яхшы инновацион фикер" номинациясендә "Җәлилнефть" белгечләре Илнур Мухлиев һәм Ленар Сәгыйдуллин проекты җиңеп чыкты, ә "Иң яхшы инновацион проект" номинациясенең «Мәгълүмати технологияләр» секциясендә «ТАНЕКО» АҖ инженер-программисты Константин Кучукбаев проекты җиңүче булды.
Сочи шәһәрендә 6-7 апрель көннәрендә узган "Акыллы җитештерү системалары" 2017 V Юбилей халыкара саммиты тәмамланды. Чараның төп темасы сәнәгать революциясе йогынтысы астында 4.0 һәм интернет җайланмаларын (IoT), җитештерү һәм идарә ситемаларын трансформацияләү мәсьәләләре булды.
Саммитны оештыручы буларак "Кайдзен" Япония үзәге" чыгыш ясады. Саммит Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы аналитик үзәк, Краснодар краеның икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән узды.
«Роскосмос» ДК, Россия Саклык Банкы, Siemens, Bosh, Hitachi Construction Maсhinary, Россия тимер юллары, Татнефть, Газпромнефть, Ростелеком кебек эре предприятиеләр чарада беренче тапкыр катнашты.
Россиянең 27 регионыннан 250 катнашучы яңа буын җитештерү системалары үсеше векторы хакында фикер алыштылар. Бу Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда Лин - җәмәгатьчелеге өчен яңа тема.
Чара кысаларында Япония, Германия, Финляндия, Бөекбритания, Россия компанияләре белгечләре үзләренең эшләнмәләре белән уртаклаштылар.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Олег Прозоров җитәкчелегендә Россиядә Бельгия-Люксембург Сәүдә Палатасы делегациясе белән очрашу узды.