ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитеты 2017 елның 5 апрелендә теркәлгән “Балалар туклану продуктлары бәяләренә өстәмә бәяләр куюны җайга салуны бетерү турында” 1-28/858 номерлы хаты белән Дәүләт комитетының түбәндәге карарларының үз көчләрен югалтуын тану хакында карарын кабул итүе турында хәбәр итә: Дәүләт Комитетының 2011 елның 29 июлендә теркәлгән “Балалар туклану продуктларына (азык концентраты) бәяләренә берәмләп һәм күпләп сатуда өстәмә сәүдә бәяләре кую чикләрен билгеләү турында” 8-13нче/соц номерлы карары һәм 2011 елның 19 августында теркәлгән Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының 29.07.2011 8-13нче/соц карарына “Өстәмәләр һәм үзгәрешләр кертү турында” 8-16/соц номерлы карары.

7 апрель көнне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы фармацевтик тармагы үсешен стимуллаштыру һәм перспективалары мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу узды.

Бүген 7 апрельдә "Казаноргсинтез" АҖ 2016 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча акционерларның еллык Гомуми җыелышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.

2016 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында төп доклад белән "Казаноргсинтез" генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады. Ул акционер җәмгыятьнең үткән елны яхшы финанс күрсәткечләр белән тәмамлавын билгеләп үтте. Хисап елында 75,2 млрд сумлык продукция җитештерелгән, бу 2015 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 6,4 млрд. сумга яисә 9,4 процентка күбрәк. Физик күләм индексы 104,1 процент тәшкил иткән. "Казаноргсинтез" ҖАҖ 2016 елда чиста табышы 18 млрд 170 млн сум тәшкил иткән.

Товар продукциясенең структурасы 2016 елда узган елга караганда чагыштырмача үзгәргән. Товар продукциясе структурасында төп урынны этилен полимерлары һәм поликарбонатлар алып тора.  "Казаноргсинтез" хезмәт хакын һәм тулы күләмдә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга да салымнарны үз вакытында түли. Акционерлар "Казаноргсинтез" ҖАҖ 2016 елның еллык хисабын һәм бухгалтер (финанс) хисабын раслады.

Шулай ук, бу көнне компаниянең Директорлар советының яңа составы сайланды. 

ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовтан тыш, "Казаноргсинтез" Директорлар советына "Казаноргсинтез" ҖАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, "Связьинвестнефтехим" АҖ генераль директорының беренче урынбасары Сергей Алексеев, "Газпром эшкәртү" ҖЧҖ генераль директоры Марат Гәрәев, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, "ТАИФ" ААҖ генераль директоры урынбасары Владимир Пресняков һәм башкалар керде.

ТР Президенты тәкъдиме белән Директорлар советы рәисе итеп Руслан Шиһабетдинов сайланды.

6 апрель көнне ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ГАЗ Төркеме флагманы булган   Горький автомобиль заводында булды.

6 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәрендә урнашкан Россия федераль атом-төш үзәгендә – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтында (РФЯЦ-ВНИИЭФ)  булды.

Гадәттәгечә, төбәк башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов озатып йөрде. Шулай ук, ТР эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дә делегация составына керде: "Казан вертолет заводы" ААҖ, "КАМАЗ", "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Сетевая компания" АҖ, "Татэнерго" һәм Казан (Идел Буе) федераль университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты вәкилләре.

Визит барышында Татарстан Республикасы вәкилләре Лазер физикасы институты һәм  Теоретик һәм математик физика институтының исәпләү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар, җирле галимнәрнең эшләнмәләрен, аерым алганда, супер-ЭВМ һәм суперкомпьютер технологияләре өлкәсендәге  экспонатларны күрделәр.

Аннан соң РФЯЦ-ВНИИЭФ атом-төш корал музеен карадылар, академик, илебездә атом-төш физикасына һәм атом сәнәгатенә нигез салучыларның берсе Юлий Харитон һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Атом-төш үзәгенең Галимнәр йортында Татарстан делегациясе әгъзаларына илебездәге программа белән тәэмин итү эшләнмәләренең проектлары экспозициясен тәкъдим иттеләр.

Визит азагында «Цифрлы икътисад – Россиянең киләчәге. Бердәм команда» темасына киңәшмә узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковский, РФЯЦ-ВНИИЭФ директоры Валентин Костюков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.


 РФЯЦ-ВНИИЭФ матбугат хезмәте материаллары буенча.


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Ford Sollers март аенда Россия Ford автомобильләрен сату саны 4173 тәшкил итүе турында хәбәр итә. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3% ка күбрәк һәм узган ай нәтиҗәләренә карасак 41% артыграк. 2017 елның беренче кварталында барлыгы 9 380 автомобиль сатылган.

Ford модель рәте арасында максималь сатылуга Россиядә җитештерелгән  "Ford Transit" иреште –2017 елның беренче кварталында 55% ка күбрәк. Бу модель сатылышы тотрыклы рәвештә бер айдан икенче айга артып бара. Шулай итеп, узган елның март аеннан 54% ка артык һәм 596 автомобиль тәшкил итә. Гомумән алганда, елның беренче өч аенда 1 418 Ford Transit сатылган.

Шулай ук, беренче кварталда сатуда үсешне Ford кроссоверы күрсәтте. Март ае нәтиҗәләре буенча алар арасында лидерлыкны Ford Kuga алды – 936 автомобиль, бу узган елның март аена караганда 18% ка күбрәк. Иң күп сатылуны компактлы кроссовер Ford EcoSport күрсәтте – март аенда 104% ка күбрәк, ә 2017 елның беренче өч ае нәтиҗәләре буенча 46% артык. Ford Explorer линейкасы флагманын сату беренче кварталда 10% артты.

Сатуларның артуына Россиядә җитештерелгән Ford брендының кайбер модельләренә бәяләр төшү дә, шулай ук, сатуга яңа Ford Kuga чыгу да сәбәпче булды.

Ford Sollers 2017 елның март аеннан клиентларга Ford автомобиленә отышлы бәяләр тәкъдим итә.

Бүген 2017 елның 6 апрелендә Мәскәү Хөкүмәтенең административ биналар комплексында "XXI гасырда Россиянең ягулык-энергетика комплексы" XV Мәскәү халыкара энергетика форумы һәм күргәзмәсе ачылды. Аның эше 7 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнаша.

Россия Федерациясендә 2017 ел экология Елы булуын исәпкә алып Форумда төп игътибар Россиядә ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсешенә биреләчәк.

Форумның эшлекле программасы үз эченә түбәндәге чараларны алачак:

- «Россиядә ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсеше концепциясен гамәлгә ашыру» пленар утырышы;

- «Россиянең ягулык-энергетика комплексының тотрыклы үсеше» пленар дискуссиясе;

- «Заманча энергетика инфраструктурасын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл һәм башкалар.

Чараның программасы турында тулырак мәгълүматны һәм анда катнашу шартлары хакында Форумның рәсми сайтында: http://www.mief-tek.com

5 апрель көнне Казан милли тикшеренү технология университетының Б корпусы актлар залында IV Республика яшьләр инновацион проектлары конкурсының ябылу тантанасы булды.

Конкурсның концепциясе иң яхшы мәктәп укучыларын сайлап алудан һәм аларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерүдән тора.

Катнашучылар өстәмә компетенцияләр үзләштерәләр, бизнес һәм фән дөньясы турында яңа мәгълүмат алалар, шулай ук, Татарстанның инновацион бизнес-структуралары һәм университетларыннан күп кенә экспертлар белән танышалар. Бу ТР мәктәп укучыларына проектлы белем бирү Ассоциациясе ярдәме белән мөмкин булды. Быел бу дәрәҗәле конкурста 53 проект катнашты. Укучылар үзләренең проектларын Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Лаеш, Мөслим, Питрәч, Ютазы районнарыннан, шулай ук, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләреннән алып килделәр.

Конкурсның мөхтәрәм кунаклары "Химград" АҖ генераль директоры урынбасары Светлана Белякова, "Идея" Технопаркы ААҖ генераль директоры Сергей Юшко, IT-парк югары технологияләр өлкәсендәге Технопаркы бизнес-инкубатор җитәкчесе Сәйяр Сабиров, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының  корпоратив идарә итү бүлеге башлыгы Андрей Федоров булдылар.


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

6-7 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Сочи шәһәрендә узачак V  Халыкара «Акыллы җитештерү системалары» Лин-Саммитында катнашачак. Саммит җитештерү системаларын трансформацияләү һәм 4.0 сәнәгать революциясе йогынтысында идарә системалары, әйберләр интернеты (IoT) мәсьәләләренә багышланган.

Бик шатланып Казанга килү мөмкинлеге беән файдаландым, дип белдерде Татарстан Республикасы Сәүдә - сәнәгать палатасында барган очрашуда Россия Федерациясендә Латвия Республикасының Гадәттән Тыш һәм Тулы Вәкаләтле Илчесе Астра Курме. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International