Бюджет оешмаларында эшләүчеләргә һәм пенсионерларга түләнәчәк акчаларны «Мир» картасына күчерәчәкләр

2017 елның 2 мае, сишәмбе

Россия Президенты Владимир Путин бюджет оешмаларында эшләүчеләргә һәм пенсионерларга түләнелә торган акчаларны мәҗбүри рәвештә «Мир» картасына күчерү турындагы закон проектына үз имзасын куйды.

Түләүләрне яңа карта нигезендә, шул исәптән, муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре һәм студентлар да алачак.

Дәүләт башлыгы карарында бюджет органнарында эшләүчеләрне «Мир» картасына 2018 елның 1 июленә кадәр, пенсионерларны, 2020 елның 1 июленә кадәр күчерәчәкләр.

Ләкин тиешле карар Россиянең халыкара оешмалар карамагындагы дипломат вәкиллекләре, консуллык оешмалары һәм даими вәкиллекләр хезмәткәрләренә карамый. Шулай ук әлеге указ Россиядән читтә яшәп бюджет оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә дә кагылмый.

Интернет булмаган җирләрдә исәп-хисап алып барылган    очраклар кыскарма булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International