Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче предприятиедә булды

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

3 май көнне ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Казаньсельмаш" оешмасында булды.

Визит барышында ведомство башлыгы предприятиенең яңа эшләнмәләре һәм җитештерү мщйданчыклары белән танышты.

"Казаньсельмаш" компаниясе төркеме Россиянең авыл хуҗалыгы машиналары җитештерүче эре предприятиеләренең берсе. Компания  төркеменең җитештерү мәйданчыкларында чыгарыла торган заманча машиналар алдынгы дөньякүләм җитештерүчеләрнең техникасына альтернатив чишелеш булып тора ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International