Кичә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Таҗикстан Республикасындагы сәүдә вәкиле Евгений Кореньков белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 40тан артык компаниясе катнашты.
Конкурсның төп бурычлары булып оешмаларны эчке һәм тышкы базарларда югары сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле ватан товарлары һәм хезмәтләре чыгару һәм алга җибәрү максатыннан эшчәнлекне һәрьяклап камилләштерүгә стимуллаштыру тора. Ул түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
28 мартта Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов җитәкчелегендә Кыргызстан Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Айнур Саманов белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.
27 мартта догазификация чараларын гамәлгә ашыру барышы, проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында матбугат конференциясе узды. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов спикерлар буларак чыгыш ясады.
3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак. Ул ТР Министрлар Кабинеты карары буенча үткәрелә. Форумның эш программасы турында 26 мартта матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сөйләде.
26 мартта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың Инвестиция советы утырышы узды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Казанда «Порт» сәүдә үзәгендә «Красный Пищевик» ААҖ белорус кондитер продукциясенең беренче фирма кибете ачылды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.
3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак.
Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко рәислегендәге оештыру комитеты 14 мартта XI фестивальгә йомгак ясады һәм эшләүче яшьләрнең киләсе иҗади конкурсын оештыру турында фикер алышты.
14 мартта Чаллы шәһәренең ИТ-паркында Тәэминатчы көне узачак. Эшкуарлар диалог форматында «ХАИР» ҖЧҖ (HAIER бренды), «ГОРЭЛТЕХ Заводы» ҖЧҖ һәм «Казанькомпрессормаш» АҖ һәм «КАМАЗ» ГАҖнең сатып алу процедуралары турында барысын да беләчәк.