2014 елның 31 октябрендә “Казан ярминкәсе”ндә ААҖ “Мода һәм стиль. Казан - Көз” 26 махсуслаштырылган җиңел һәм текстиль сәнәгать товарлары күргәзмәсенең тантаналы ачылышы узды. Казанда уздырылган әлеге күргәзмә эшендә Татарстан, Идел буе регионнары, Мәскәү, Санкт- Петербург, БДБ илләре һәм Төркиядән 130 предприятие һәм эшмәкәр катнаша.
Күргәзмәнең эшлекле программасы кысаларында “Текстиль өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү” түгәрәк өстәле узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, Татарстан Республикасының текстиль һәм җиңел сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, текстиль продукцияне җитештерүче Төркия компанияләре вәкилләре, Татарстанның сәүдә челтәрләре һәм махсуслаштырылган ассоцияацияләр вәкилләре катнашты.
2014 елның 30 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән булган очрашуда катнашты.
2014 елның 29 октябрендә «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко катнашында изопарафиннарны дегидратлауның микросферик катализаторы өчен чыганак җитештерү буенча беренче технологик өлешен файдалануга тапшыру тантанасы уздырылды.
Проект импортны алмаштыру программасы кысаларында «Түбән Кама нефть химиясе» ААҖ белгечләре һәм Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре белән бергәләп гамәлгә ашырылды. Җитештерүне үзләштергәннән соң монда ел саен 2,4 мең тонна КДИ-М катализаторы җитештереләчәк, ул изобутанны изобутиленга дегидатлау процессы өчен кирәк.2014 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Россия-Кытай дуслыгы җәмгыяте рәисе Чэнь Юань әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе белән булган очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры билгеләгәнчә, бүгенге көндә Россия белән Кытай, шулай ук федерациянең бер субъекты буларак Татарстан һәм Кытай - икътисад һәм мәдәниятнең күп өлкәләрендә партнерлар булып тора. Бу процесста 1957 елда оешкан Россия - Кытай дуслыгы җәмгыяте зур роль уйный, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры.