ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

2014 елның 15 ноябрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы белән Кырым Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килештеләр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксенов Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаландылар.

Шулай ук Татарстан Президенты, Кырым башлыгы һәм Кырым федераль округында Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Белавенцев барында Кырымның Бахчасарый районы администрациясе башлыгы Игорь Кныр һәм Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары  – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Бахчасарай районы администрациясе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне имзаладылар. 


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Төрекмәнстан икътисады һәм үсеше министры Вепа Абделхәкимов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү  Килешүен гамәлгә ашыру буенча уртак эшче төркемнең икенче утырышы узды. Уртак эшче төркем утырышында Татарстан һәм Төрекмәнстанның министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты. 

2014  елның 13 ноябрендә «Нижнекамскнефтехим» ААҖ яшь инженер – консрукторлар арасында һөнәрчелек бәйгесе узды. «Нижнекамскнефтехим» сәнәгать акционерлык җәмгыятенең проект–конструкторлык үзәгенең конструкторлык  бүлеге инженер–конструкторы Алексей Христофоров әлеге һөнәрчелек бәйгесенең җиңүчесе булды. 

Әлеге бәйгедә 10 яшь конструктор катнашты. Тәкъдим ителгән материалларны карау нәтиҗәсендә (визиткалар, эш сызымнары альбомнары) 5 финалист билгеләнде.


13
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Яшьләрне җитештерү өлкәсенә тарту эшендә POZIS аерым бер эшчәнлек алып бара. Бу эшчәнлек Зеленодольск белән генә чикләнми. Мәсәлән, 2014 елның ноябрендә Казанның 122 номерлы урта мәктәп укучылары заводта булып каттылар. Компания җитәкчелеге балалар һәм ата-аналар өчен заводның суыткыч җиһазлары җитештерүендә Ачык ишек көннәре акциясен үткәрде.
Мәктәп укучыларына төп суыткыч җитештерү участокларын күрсәттеләр. Предприятие белән танышу кадрлар әзерләү үзәгенең укыту классында дәвам итте. Анда балаларга завод турында берничә фильм күрсәттеләр.

12
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
2014 елның 12–14 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь республикасына эш визиты уза. Татарстан Республикасы делегациясе составында – республиканың нефть, газ химиясе һәм машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре.
Әлеге эш визиты 2004 елның 23 июнендәге Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасындагы сәүдә–икътисадый, фәнни – техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Визитның максаты – Татарстан Республикасы белән Беларусь Республикасы арасындагы үзара нәтиҗәле хезмәттәшлекне алга таба үстерү.

11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

2014  елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер–министры  урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә 2014 елның 3–5 декабрендә Казанда «Машина  төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» халыкара күргәзмәне һәм «TechnoСварка» махсуслаштырылган күргәзмәне үткәрү мәсьәләләренә багышланган оештыру киңәшмәсе уздырды. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип көтелә.

Күргәзмәләр эшендә Татарстан Республикасының һәм Россиянең башка регионнарының машина төзелеше предприятиеләре, Кытайдан, Чехиядән, Италиядән һәм Швециядән чит ил компанияләре һәм республиканың әйдәп баручы уку йортлары катнашачаклар. 


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
2014 елның 9 ноябрендә Чаллыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов полигонда «КАМАЗ-мастер» командасы узышчылары белән очрашты. «КАМАЗ-мастер» командасы «Дакар-2015» раллида катнашачак. Республика җитәкчесе шулай ук «Дакар» раллида катнашучы автомобильләрне карап чыкты.

7
ноябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Чехиянең "АЛТА-Инвест" компаниясе арасында "Алабуга" МИЗда металл эшкәртү станоклары җитештерү турындагы меморандум имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм "АЛТА" компаниясе идарә рәисе Владимир Плашил кул куйды.
Меморандум Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия сәнәгать министры Ян Младек катнашында имзаланды.

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
1 ноябрьдә Казанда «Наше время – Безнең заман» Татарстанның эшче яшьләрнең II республика телевизион фестиваленең гала–концерты узды. Концерт барышында бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды.
Фестивальнең сайлап алу турлары сентябрь һәм октябрь айларында республиканың өч зона округында үтте. Иң көчле командалар 29–31 октябрьдә Казанда узган суперфиналда очраштылар. Финалга барлыгы 17 команда үтте.

31
октябрь, 2014 ел
җомга

2014 елның 1 ноябрендә “Пирамида” мәдәни–күңел ачу комплексында Татарстанның эшче яшьләр иҗаты Икенче Республика телевизион фестиваленең гала–концерты узачак. Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Созвездие–Йолдызлык» оешмасы белән берлектә оештырылды.
Фестивальнең зона этаплары Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә сентябрь–октябрь айларында уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International