ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015  елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасының "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеш стратегиясен раслау турында"гы закон проектын һәм 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш фаразын карау буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.


5
май, 2015 ел
сишәмбе
 

Казан вертолет заводы шефлык итүче мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары катнашында заводта беренче тапкыр “Фәнгә беренче адымнар” фәнни-техник конференция узды (“вертолет” класслары булган 8 гимназия һәм  54 мәктәп).  


30
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

Татарстан Республикасы  Премьер-министры  урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре коллективларын, хезмәт ветераннарын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый.  

 

2015 елның 30 апрелендә  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Татарстан – Төркия эшлекле форумда алга таба хезмәттәшлек итү  перспективалары хакында фикер алыштылар.  Чарада шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары  һәм Төркия бизнес-даирәләре вәкилләре катнашты.

 

2015 елның 29-30 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркиягә эш  визиты уза. Татарстан делегциясе составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.

 

2015 елның 28-29 апрелендә Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары – Курган өлкәсе сәнәгать, транспорт, элемтә һәм энергетика Департаменты директоры  Алексей Татаренко җитәкчелегендә Курган өлкәсе делегацияcең Татарстан Республикасына эш визиты узды. 


29
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015  елның 29 апрелендә Казанда Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу килде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Шойгу  “С.П.Туполев  исемендәге Казан авиация заводында” – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды.

 

2015  елның 29 апрелендә  «Казаньоргсинтез»  акционерларның еллык гомуми җыелышы һәм  "Казаньоргсинтез" ААҖ  Директорлар Советы  утырышы узды. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе
 

2015 елның 27 апрелендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елның беренче кварталында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.


27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил  Зарипов Корея Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегация составына судно төзелеш, нефть химиясе, медицина, мәгариф өлкәсе Көньяк Корея компанияләренең вәкилләре керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International