Россия Оборона министры Сергей Шойгу “С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводында” – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
 

2015  елның 29 апрелендә Казанда Үзәк хәрби округ гаскәрләренә эш сәфәре кысаларында Россия Оборона министры армия генералы Сергей Шойгу килде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Сергей Шойгу  “С.П.Туполев  исемендәге Казан авиация заводында” – “Туполев” ҖАҖ филиалында булды.

Россия Оборона министры авиазаводның Ту-22М3 һәм Ту-160 ерак авиация самолетларын төзекләндерү һәм модернизацияләү эшләре алып барыла торган цехларын һәм җитештерү мәйданчыкларын карады. Цехларны караганда, С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводы директоры, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе президенты Юрий Слюсарь аңлатмалар бирде.

Авиазаводта булу кысаларында Сергей Шойгу Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе предприятиеләре тарафыннан ерак авиация авиапаркын торгызу һәм тәртиптә тоту мәсьәләсе һәм ил авиатехникасы үсеше мөмкинлекләре буенча киңәшмә үткәрде. Россия Федерациясе  Оборона министры беренче чиратта үтәлергә тиешле бурычларны билгеләде. Бу, аерым алганда, Россия хәрби-һава көчләре самолетларын төзекләндерү һәм модернизацияләү эшләре күләмен арттыру, эшләрнең сыйфатын арттыру һәм башкару вакытын кыскарту.

Журналистларга хәбәр ителгәнчә, 2015 елда 12 Ту-22М3 стратегик бомбалаучы самолет кораллануга алыначак. Моннан тыш, ике Ту-160 стратегик ракета йөртүче самолет алына. Ә тагын алты Ту-22М3 самолеты төзекләндерү һәм модернизацияләүгә җибәрелә.

          Мәгълүмат өчен:

               Бүгенге көндә С.П.Туполев исем. авиация заводы Ту-214 типлы  конструкция нигезендә махсус билгеләнгән  самолетлар чыгара, Ту-160 һәм Ту-22М3  стратегик авиация самолетларын җитештерә һәм модернизацияли,  Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе предприятиеләре белән берлектә агрегатлар җитештерү эшләрен алып бара.

              2014 елның 1 июнендә Казан авиация заводы «Туполев» ААҖ кушылды һәм яңа оешма “С.П.Туполев исемендәге Казан авиация заводында” – “Туполев” ҖАҖ филиалы исемен йөртә башлады. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International