Татарстан-Төркия эшлекле форумда икеяклы хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алыштылар

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
 

   2015 елның 30 апрелендә  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Татарстан – Төркия эшлекле форумда алга таба хезмәттәшлек итү  перспективалары хакында фикер алыштылар.  Чарада шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары  һәм Төркия бизнес-даирәләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Төркия партнерлары белән очрашулар системалы рәвештә алып барыла. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырылган, республика инвесторларга уңышлы үсеш өчен барлык ихтыяҗларын канәгатьләндерә ала. 

Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи агымдагы елның март аенда Татарстанга визиты хакында хәбәр итте. Ул билгеләнгәнчә, инвесторларны җәлеп итү өчен Татарстанда барлык шартлар исәпкә алынган.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгышында кыскача гына Татарстанның икътисадый һәм инвестицион потенциалы презентациясен үткәрде. Ул икеяклы  хезмәттешлекнең бүгенге торышы һәм кооперация элемтәләренең  үсешенең перспектив юнәлешләрен билгеләде.

Эшлекле форум кысаларында хезмәттәшлекне үстерү турындагы документлар имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International