Татарстан белән Курган өлкәсе хезмәттәшлеге ныгый

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
 

2015 елның 28-29 апрелендә Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары – Курган өлкәсе сәнәгать, транспорт, элемтә һәм энергетика Департаменты директоры  Алексей Татаренко җитәкчелегендә Курган өлкәсе делегацияcең Татарстан Республикасына эш визиты узды. 

            Делегация составына Курган өлкәсе икътисадый үсеш, сәүдә һәм хезмәт Департаменты директорының беренче урынбасары Александр Кондратов, Курган өлкәсенең төрле сәнәгать тармакларында эшләүче 11 предприятие җитәкчеләре – медицина препаратлары җитештерүчеләр,  арматурлар төзүче, төзелеш материаллары, шарлы краннар җитештерүчеләр керде.

               29 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Курган өлкәсе сәнәгать предприятиеләре  вәкилләренең Татарстан Республикасы сәүдә - сәнәгать палатасында бизнес-миссиясе узды. Миссия эшендә Татасртан Республикасының 40 якын предприятие һәм оешма вәкилләре катнашты  («Казэнерго» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Татнефть-Нефтехим» ИК, «Татнефть» ААҖ, «Генерирующая компания «Казан җылылык челтәрләре» ААҖ, «ТАИФ-НК» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим»САҖ, «Мерседес-Бенц Тракс Восток» ҖЧҖ, «Казан шәһәренең капиталь ремонт идарәсе» СТО, Идел-Кама төбәк бетон һәм тимер бетон җитештерүчеләр Асслоциациясе  Президенты, «Техстрой» ҖЧҖ, «Алнас» ААҖ, «ТР Республика кан үзәге» ДАСУ, «Таттехмедфарм» ДУП, «Начало»  ҖЧҖ, «Кварт» АҖ һәм башкалар.

              Визит кысаларында Курган өлкәсе Губернаторы урынбасары – Курган өлкәсе сәнәгать, транспорт, элемтә һәм энергетика Департаменты директоры  Алексей Татаренко «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк эшчәнлеге, «ГЛОНАСС+112» зыян күрүчеләрне коткару координациясе системасы, «Электрон Татарстан» проектын гамәлгә ашыру белән танышты.

            Курган өлкәсе делегациясен «Химград» технополисы, «Медицина фәне үзәге» медицина стимуляторлары инжиниринг үзәге, Технополис «ИНВЭНТ»  эшчәнлеге белән таныштырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International