2015 елның 27 апрелендә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын үткәрде. «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2015 елның беренче кварталында нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстанда, гомумән, нефть, газ, химия комплексы буенча җитештерү күләме 1,8 процентка арткан. Нефть табу һәм эшкәртү үсеше Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югары. Беренче кварталда нефть, газ, химия комплексы компанияләре 282 млрд. сумлык продукция төяп озаткан, бу, узган ел белән чагыштырганда, 17 процентка күбрәк. Шул исәптән база предприятиеләре сатудан 224 млрд. сумлык керем алган.