2015 елның 29-30 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркиягә эш визиты уза. Татарстан делегциясе составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.
Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Төркия министрлыклары һәм ведомстволары белән очрашулар планлаштырыла.
29 апрелендә Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Әхмәт Даутоглу һәм Анкара шәһәре мэры Мәлих Гекчәк белән очрашты. Очрашуларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
30 апрельдә эш визиты кысаларында Төркия-Татарстан эшлекле форумы үтәчәк, шулай ук Төркия Республикасы Президенты Рәҗип Тайип Әрдоган белән Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи белән очрашулар планлаштырылган.