Равил Зарипов Корея Республикасы делегациясе белән очрашты

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
 

2015 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил  Зарипов Корея Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегация составына судно төзелеш, нефть химиясе, медицина, мәгариф өлкәсе Көньяк Корея компанияләренең вәкилләре керде.

Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрлыгы, республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре («Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ,  «Татнефть» ААҖ, «Горький исем. суднотөзелеш заводы»ААҖ).

Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил  Зарипов ассызыклаганча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча Таатрстан Республикасы белән Корея Республикасы арасындагы икеяклы тышкы сәүдә - икътисадый әйләнеше 310,6 млн. долл. АКШ тәшкил итте  (2013 ел күрсәткече белән чагыштырганда 1,8 тапкыр), шул исәптән экспорт – 184,8 млн. долл. АКШ, импорт – 80,1 млн. долл. АКШ.

Очрашу барышында икеяклы хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International