«Казаньоргсинтез» акционерларның еллык гомуми җыелышы

2015 елның 29 апреле, чәршәмбе
 

2015  елның 29 апрелендә  «Казаньоргсинтез»  акционерларның еллык гомуми җыелышы һәм  "Казаньоргсинтез" ААҖ  Директорлар Советы  утырышы узды. Чараларда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

            «Казаньоргсинтез»  акционерларның еллык гомуми җыелышында Рөстәм Миңнеханов  билгеләп узганча, былтыр предприятиенең табышы 54 млрд. сумнан арткан, 6 млрд. сумнан күбрәк табыш. Компаниянең капиталлаштыру күләме ике тапкыр артты, уртача эш хакы 38 мең сум тәшкил итә.

             Бүген акционерларның еллык гомуми җыелышында "Казаньоргсинтез" ААҖнең Директорлар Советы сайланды. Директорлар Советы составынада –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дамир Сафиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International