ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 9 июнендә Татарстанга Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян килде. "Казань" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алды


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
 

Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту буенча ENES-2015 IV халыкара форумы кысаларында, энергия нәтиҗәле тормышны пропагандалау һәм популяризацияләү максаты белән, Россиянең Энергетика министрлыгы «МедиаТЭК» (алга таба - «МедиаТЭК» бәйгесе) ягулык –энергетика комплексы компанияләре һәм төбәк администрацияләре мәгълүмат хезмәтләренең Беренче Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары  бәйгесе үткәрә. «МедиаТЭК» бәйгесе ике этаптан: төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уздырыла.

«МедиаТЭК» бәйгесенең федераль этабын үткәрү Нигезләмәләре белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының рәсми сайтында танышырга була: http://www.minenergo.gov.ru/press/min_news/2451.html

«МедиаТЭК» бәйгесенең төбәк этабын  оештыру һәм үткәрү буенча  вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. «МедиаТЭК» бәйгесендә катнашучы өчен заявкалар  2015 елның 10 июненнән 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне координацияләү буенча уратак эш төркеме утырышы узды. Чехия Республикасы делегациясен Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиб җитәкләде.

Уртак эш төркеменең чираттагы утырышы Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы  Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итү ниятләре буенча Меморандумны гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
 

8 июньдә Татарстан Республикасы Хәкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиб белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.  

Иржи Колиб җитәкчелегендәге Чехия делегациясенең Казанга килү максаты - Чехия һәм Татарстан Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне координацияләү буенча уртак эш төркеменең чираттагы утырышында катнашу.  

Илдар Халиков ассызыклаганча, Чехия делегациясенең килүе республикадагы мөһим вакыйга – Казан тирәсендә инновацион Иннополис  иярчен - шәһәренең ачылуы. Әлеге вакыйгага Чехия коллегалары да чакырылды.

Чараларда шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашачак.

 

8 июньдә  Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Хәкүмәте Йортында Колумбия –Россия палатасы башлыгы Оскар Лопес Боланьос җитәкчелегендәге Колумбия делегациясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасы инвестицияләр агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.

 

2015 елның 7 һәм 8 июнь көннәрендә Орлов өлкәсе Губернаторы Вадим Потомский җитәкчелегендә Орлов өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.

Визит кысаларында Орлов өлкәсе Губернаторы Вадим Потомскийның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты. Татарстан Республикасы белән Орлов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.

 

2015  елның 6 июнендә Алабугада һәм Алабуга районында  Сабантуйны зурлап бәйрәм иттеләр. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Алабуга халкын һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Ул Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның котлавын укып китте. Равил Зарипов республиканың социаль –икътисадый үсешендә Алабуга халкының зур өлеш керткәнен билгеләп үтте.

Котлау сүзләре белән шулай ук Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов чыгыш ясады.


6
июнь, 2015 ел
шимбә
 

2015 елның 5 июнендә  Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов  Беларусь Республикасы сәнәгать министры урынбасары Александром Огородников белән очрашуы узды.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Беларусь арасындагы икеяклы тышкы сәүдә әйләнеше 1 169,8 млн. долл. АКШ, шул исәптән,  экспорт – 834,7 млн. долл. АКШ, импорт – 335,1 млн. долл. АКШ тәшкил итте.

 

2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә

Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән видеоконференц элемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.  

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек итү өлкәсендә Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкиллекләре алдында торган мәсьәләләрен билгеләде.

 

2015 елның 5 июнендә Kazan-Arena стадионы мәйданчыгы каршында "Nefis Rock&Dance масштаблы рок-фестиваль узды. Әлеге чара "Нэфис" ДК 160 еллыгына багышланды. Бәйрәм чаралары программасында "Чиж и Ко", "БИ-2", "Серьга", "Чайф"  һәм башка төркемнәр чыгышлары булды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үзенең сәламләү сүзендә "Нәфис" компаниясен юбилее белән котлады һәм концертны  зур дәрәҗәдә оештырганнарын билгеләде. “Туган көнең  белән, “Нәфис”! Бу концерт – уникаль чара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International