2015 елның 31 июлендә Алабугада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII бөтенроссия Спас ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Алабуга ярминкәсендә ул берничә ел элек булган иде һәм ел саен бу чара тагын да зуррак көлач белән үткәрелә.
Быел Алабугага Россиядән һәм чит илләрдән 1200 артык һөнәрче катнаша.
2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашты.
Делегация составына Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең 20 компания вәкилләре керде. Очрашу барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалы презентациясе узды, регионара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Визит Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге катнашында оештырылды.
2015 елның 31 июлендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (ОГМВ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы ачылды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ОГМВ 7 төбәкләре бүлекләренең генераль секретарьлары, Росия Федерациясе Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты.
2015 елның 31 июль- 2 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә VIII бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм VIII Кыңгырау чыңлаулары фестивалеуздырыла.
Ярминкә ачылышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге катнашачак.
Ярминкәдә Россиядән 1200 артык вәкил катнашачак дип көтелә (Кырым, Краснодар крае, Ставрополь края, Татарстан, Мордовия, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия һәм башкалар), ерак һәм якын чит илләрдән (Эквадор, Литва Республикасы, Монголия, Үзбәкстан, Беларусь Республикасы), Татарстан Республикасыннан 584 һөнәрче катнашачак.
2015 елның 30 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендәге Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының республика оештыру комитетының әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.
Утырышны ачып, Илдар Халиков барысын да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлану белән котлады. Объектларда ярышлар һәм тренировкалар бара, спорт инфраструктурасы үзенең ышанычлы булуын күрсәтте, дип билгеләде ул. Илдар Халиков алга таба да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты кысаларында берләшеп, көйле рәвештә эшләргә чакырды.
Ленинград өлкәсендә реконструкциядән соң "Татнефть" челтәренең ике яңартылган автоягулык салу станцияләре ачылды.
Яңа автоягулык салу станцияләрендә дизель ягулыгы, шулай ук Аи-95, Аи-92, Евро-5 стандартларына туры килүче бензин маркалары сатыла.
"Татнефть" челтәренең бөтен автоягулык салу станцияләре кебек үк, әлеге станцияләр ягулык сыйфатына һәм хезмәт күрсәтүгә булган югары таләпләргә туры килүче, тотрыклы эшчәнлекне тәэмин итүче системалар белән җиһазландырылган.
2015 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Татарстан нефть-газ химия комплексы предприятиеләренең 2015 елның беренче яртыеллыгындагы эшчәнлегенең йомгаклары турында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы нефть-газ химия комплексында җитештерү темпларының үсеше барлыгы 1,2% тәшкил иткән. 579 млрд. сумлык продукция төяп җибәрелгән, бу 2014 елның шул чоры белән чагыштырганда 16% ка артык.
28 июля 2015 елның 28 июлендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды.
Утырышта «Татнефть» САҖ 2015 елның беренче ярты еллыгында бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.
Директорлар советы 2000-2015 еллар чорында экология программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышты. Хисап вакытына нефтьчеләр табигатьне саклау чараларына 62 млрд. сумнан артык акча күчергәннәр. Программаның аеруча нәтиҗәле юнәлешләре билгеләнгән: транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү, җиңел фракцияләрне тоту җайланмаларын үзләштерү, нефть шламнарын утильләштерү, даими һәм вакытлыча куллану җирләрен кире кайтару һәм башкалар.
2015 елның 27 июлендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы министрлыкның гомуми бүлек башлыгы Байкиев Рәкыйп Мөбарәкҗан улына башкарма хакимият органнарындагы озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтен тапшырды.
2015 елның 24 июлендә Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Тантаналы чарада Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, FINA президенты Хулио Маглионе, Россия Федерациясе Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, спорт федерацияләре башлыклары, республика министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.