2015 елның 31 июлендә Алабугада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында VIII бөтенроссия Спас ярминкәсе рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Алабуга ярминкәсендә ул берничә ел элек булган иде һәм ел саен бу чара тагын да зуррак көлач белән үткәрелә.
Быел Алабугага Россиядән һәм чит илләрдән 1200 артык һөнәрче катнаша.
Спас ярминкәсендәге чаралар 2 августка кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәдә зәркан әйберләр, милли костюмнар, модель киемнәр, самоварлар, сувенирлар, керамикадан эшләнмәләр,гжель, күннән эшләнгән эшләнмәләр, курчаклар, металл эшләнмәләре, туку үрнәкләре һәм башкалар куелачак.
Шишкин буалары территориясендә Татарстанда яшәүче халыкларның милли үзенчәлекләрен чагылдырган йортлар урнаштырылды.