ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашу узды

2015 елның 31 июле, җомга
 

2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрылыгында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе эшмәкәрләре белән очрашты.

Делегация составына Санкт-Петербургның  һәм  Ленинград өлкәсенең 20 компания вәкилләре керде. Очрашу барышында Татарстан Республикасының сәүдә-икътисадый потенциалы презентациясе узды, регионара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Визит Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасы Даими вәкиллеге катнашында оештырылды.

Мәгълүмат өчен:

Татарстан Республикасы предприятиеләре Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең түбәндәге предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәләр: «КАМАЗ» ААҖ, «Нэфис Косметикс» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, «Казанский маслоэкстракционный завод» ААҖ, «ПОЗиС» ААҖ, «Әлмәт торба заводы» ААҖ, «Казан синтетик каучук заводы» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» САҖ, «Кама» Сәүдә Йорты» ҖЧҖ, «Татспиртпром» ААҖ, «Пивоварня Москва-Эфес» ЯАҖ Казандагы филилалы, «Булгарпиво» ААҖ, «Эссен Продакшн АГ» ЯАҖ, «Мамадышский сыродельно-маслодельный комбинат», «Бөгелмә сөт комбинаты», «Холод» ААҖ, «Арча» ҖЧҖ, «Экопродукт» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International