«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (ОГМВ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы

2015 елның 31 июле, җомга
 

2015 елның 31 июлендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (ОГМВ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ОГМВ 7 төбәкләре бүлекләренең генераль секретарьлары, Росия Федерациясе Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты.

Конгрессның төп темасы - «Глобаль үсеш өчен җирле карарлар: Евразия интеграциясенә таба». Утырыш Евразия хезмттәшлеген һәм Евразия геосәяси регионы берлеген ныгыту, глобаль карарлар кабул итүгә җирле хакимиятләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Утырыш кысаларында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының Евразия һәм Азия-Тын океан бүлекләре арасында хезмәттәшлек итүләре турында килешү имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International