Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы

2015 елның 31 июле, җомга
 

2015 елның 30 июльдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендәге Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының республика оештыру комитетының әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

Утырышны ачып, Илдар Халиков барысын да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты башлану белән котлады. Объектларда ярышлар һәм тренировкалар бара, спорт инфраструктурасы үзенең ышанычлы булуын күрсәтте, дип билгеләде ул. Илдар Халиков  алга таба да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты кысаларында берләшеп, көйле рәвештә эшләргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International