Ленинград өлкәсендә "Татнефть" челтәренең ике яңартылган автоягулык салу станцияләре ачылды

2015 елның 29 июле, чәршәмбе
 

Ленинград өлкәсендә реконструкциядән соң "Татнефть" челтәренең  ике яңартылган автоягулык салу станцияләре ачылды.

Яңа автоягулык салу станцияләрендә дизель ягулыгы, шулай ук Аи-95, Аи-92, Евро-5 стандартларына туры килүче бензин маркалары сатыла.

"Татнефть" челтәренең бөтен автоягулык салу станцияләре кебек үк, әлеге станцияләр ягулык сыйфатына һәм хезмәт күрсәтүгә булган югары таләпләргә туры килүче, тотрыклы эшчәнлекне тәэмин итүче системалар белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International