ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2015 ел
җомга
 

2015 елның 6 августында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә сыекландырылган табигый газ нигезендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «Газпром газомоторное топливо» ААҖ идарәсе рәисе – генераль директоры Михаил Лихачев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, район башлыклары һәм башкалар катнашты.


6
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 

2015 елның 6 августында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.В.Бабич җитәкчелегендәге Идел буе федераль округы делегациясе составында Кытайга эш визиты кысаларында Ухань  шәһәрендә (Кытай Халык Республикасы, Хубэй провинциясе) мәдәни алмашулар Россия – Кытай Йортын ачу тантанасында катнашты.

   Культ объектын торгызу эшләрен Кытай ягы Россия белгечләрен җәлеп итеп алып барды. Кытай ягы әлеге торгызу эшләренә 47 млн. юань (265 млн. сум) сарыф итте. Гыйбадәтханә нигезендә Россия-Кытай мәдәни алмашулар Йорты эшлиячәк.

 

2015 елның 25 июлендәге 542 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә, 2015 елның 28 июлендәге 1643-р  номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә "Казылык" номинациясендә  (ит эшкәртү продукциясе) “Татарстан Республикасының милли сәүдә маркасы” I республика фестиваль - бәйгесе уздырыла.

Фестивальнең максаты - югары сыйфатлылык, конкуренциягә сәләтлелек таләпләренә туры килә торган һәм экологик чиста иң яхшы ит продукциясен популярлаштыру. Фестиваль авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә ярдәм итү, кулланучыларның хокукларын, мәнфәгатьләрен һәм өстенлекләрен тәэмин итү, импортны алыштыру һәм товар базарларында республика абруен үстерүгә ярдәм итү бурычларын хәл итүгә юнәлдерелә.


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
 

2015 елның 5 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Jinggong International Group Co. LTD (Цзингун Интернешнл, Кытай) компаниясе җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда күп кенә Кытай компанияләренең эшләгәне турында хәбәр итте. Әйтик, “Аммоний” проектында,”КАМАЗ” ААҖдә Кытай компанияләре эшли, “Хайер” Кытай компаниясе “Мастер” Кама индустриаль паркында көнкүреш техникасы җитештерүен  ачарга планлаштыра. Кытай компанияләре шулай ук “Мәскәү – Казан” югары тизлекле тимер юл төзелеше проектын гамәлгә ашыруда катнаша.

 

«КАМАЗ»ның (ПСК) җитештерү системасы белән танышу максаты белән предприятиегә ике көнлек визит белән Тутаев мотор заводы делегациясе килде. «Тутаев мотор заводы» җитәкчеләре һәм башлыклары өчен “Сакчыл җитештерү” технологияләренә багышланган таныштыру семинары уздырылды.

Кунаклар «КАМАЗ»ның  Генераль дирекциясендә һәм ресурсларны саклау Департаментында булдылар. Аларга  Автомобиль заводының төрле участокларында лин-технологияләрнең ничек кулланылуы, шулай ук укыту-җитештерү классын һәм баш җыю конвейрын күрсәттеләр. 5 августта Тутаев мотор заводы вәкилләре өчен Процесслар фабрикасында тренинг уздырдылар.

 

"Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖда әйдәп баручы һөнәрләр - АСС мастерлары (башлыклары), АЯС операторлары, слесарь-электриклар, ягулык-салу операторлары  арасында традицион һөнәрчелек осталыгы буенча XV бәйге узды. Быел һөнәрчелек буенча иң яхшылар исеме өчен оешманың 8 филиаллыннан 40 хезмәткәр катнашты. Бәйгедә Әлмәт, Баулы, Чаллы, Казан, Ульяновск, Самара, Чуашия, Марий-Эл филиалы һәм Удмурт участогы вәкилләре катнашты.

Бәйге ике этаптан -  теортик һәм практик этаплардан торды.

Бәйгенең беренче этабында катнашучылар эшчәнлек юнәлешләре, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен белү буенча сорауларга  җавап бирделәр. Икечне этапта катнашучылар үзләренең һөнәри белемнәрен гамәлдә күрсәттеләр.


4
август, 2015 ел
сишәмбе
 

«Химград» технополисына - 9 ел. «Химград» эшчәнлеге 2006 елның 2 августында башланып китте.

«Химград» технополисы - Россиянең беренче сертифицикация үткән индустриаль паркы, аның территориясендә 6857 кеше эшли торган 257 компания урнашкан. 9 ел эчендә технополис резидентлары эшчәнлеге нәтиҗәсендә йөзләгән товарлар эшләнде, 60тан артык патент һәм товар билгеләре алынды, унлап оригиналь технология булдырылды.

2007-2014 еллар дәверендә технополисның резидентлары 40тан 257гә җитте, ә алар җитештергән продукция күләме 0,5 млрд. сумнан 16,1 млрд. сумга кадәр үсте. Россия һәм республика бюджетына бу дәвердә кергән салым күләме 60,9 млн. сумнан 1,96 млрд. сумга кадәр күтәрелде.

 

 

Ford Sollers сатып алучылар тарафыннан сорау зур булган Ford компаниясеннән утильләштерү программасын августка кадәр дәвам итә. Ford автомобиленең бөтен модельләрен - 2015 елда җитештерелгән Ford Fiesta, Ford EcoSport, яңа Ford Mondeo, Ford Kuga һәм Ford Explorer, шулай ук 2014 һәм 2015 елның  Ford Focus һәм яңа Ford Transit автомобильләрен утильләштерү программасы шартлары буенча сатып алырга мөмкин.

Мәгълүмат өчен:

2015 елда 7000 артык Ford автомобильләре автопаркны яңарту программасы буенча сатылды. Россиядә бренд тарафыннан тәкъдим ителгән автомобильләр локаль рәвештә җитештерелә.

(Ford Sollers компаниясе  мәгълүматы кулланылды)


3
август, 2015 ел
дүшәмбе
 

2015 елның 3 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы министрлыкның агач эшкәртү һәм җиңел сәнәгать бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе  Стеклова Анастасия Павловнага башкарма хакимият органнарындагы озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатын тапшырды.

 

"ПОЗиС" ААҖ командасы “Киләчәк инженерлары- 2015” V халыкара яшьләр сәнәгать форумында актив катнаштылар. Сергачлылар «Техмаш» концерны составында катнаштылар. Форум нәтиҗәләре буенча POZIS вәкилләре кергән «Техмаш» командасы 6 урын алды. POZIS хезмәткәрләренең берсе шәхси рейтинг унлылыгына керде (Дмитрий Алексеев 9 урында).

2015 елда  «Киләчәк  инженерлары» форумында Россиянең 60 төбәгеннән (320 предприятие) һәм дөньяның 20 иленнән 1000 артык кеше катнашты. Белем бирү программасы сигез факультеттан торды. Программа экспертлары – эре сәнәгать предприятиеләре һәм корпоратив университетлар вәкилләре, шулай ук Россиянең алдынгы техник вуз укытучылары.

Сергачлылар белем бирү программасында үзләрен югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр һәм спорт-күңел ачу юнәлеше кысаларында үзләренең яхшы физик яктан әзер булуларын һәм иҗадый сәләтләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, эшлекле программа кысаларында завод вәкилләре «POZIS: уңышка юл!» һәм «Lean IT»  әгълүмати технологияләрдә сакчыл җитештерүне куллану буенча ике семинар үткәрделәр. Спорт эстафетасында өченче урын алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International