Татарстан белән Словения хезмәттәшлеге ныгый

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе
 

2015 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец белән булган очрашуда катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Карл Эрьявецка һәм Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка Казанда Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең  XII утырышын үткәрүләре өчен һәм, шулай ук, ил җитәкчелегенә Россия белән Словения арасындагы уңай мөнәсәбәтләр һәм Татарстан өчен бу элемтәләрдә актив катнашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт сүзләрен белдерде.

Татарстан башлыгы ассызыклаганча, "Хөкүмәтара комиссия утырышын үткәрү безнең мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен сизелерлек үзгәртергә тиеш, моның өчен барлык шартлар да бар. Бу мәйданчыкны максималь дәрәҗәдә элемтәләрне җайга салу өчен кулланырга тырышачакбыз". Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстан белән Словения арасындагы икътисад, фән һәм техника, әйләнә-тирә мохитне саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлек итү турындагы меморандум уртак эшне активлаштырачак.

Шул ук вакытта ул республикалар арасында элемтәләр җайга салынган, әмма хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күбрәк, дип белдерде. Аерым алганда, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, агросәнәгать, төзелеш, энергия саклау, азык-төлек, сәламәтлек саклау, фармацевтика һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International