Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
 

2015 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасы предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү” программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.  

Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы , Татарстан Республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы каршындагы энергия саклау технологияләре үзәге җитәкчелеге вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча, хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү – сәнәгать предприятиеләренең конкурентлылык сәләтен һәм инновацион үсешен арттыруның  төп инструментларының берсе.

Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү программасын гамәлгә ашыру кысаларында республиканың машина төзелеше һәм ягулык-энергетика комплексының кайбер предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү резервларының аудиты үткәрелде.

Үткәрелгән аудит нәтиҗәләре реинжиниринг, технология процессларын автоматлаштыру, автоматлаштырылган җитештерү системалары белән идарә итүне камилләштерү проектларын гамәлгә ашыру өчен шактый потенциал булуын күрсәтте.

Киңәшмә барышында үсеш программаларын гамәлгә ашыру аркасында предприятиеләр нәтиҗәлелеген үстерү мәсьәләләре, предприятиеләрнең инфрастуктурасын модернизацияләү проектлары, яңа базарларны үзләштерү, дәүләт ярдәм итү чаралары каралды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International