2015 елның 14 сентябрендә «ТАНЕКО» комплексында100 меңенче грануллаштырылган техник күкерт алынды.
Продукция тимер юл буенча Санкт-Петербург шәһәренә, аннан Циндао (Кытай) шәһәренең портына җибәрелә. Кытай «ТАНЕКО» НПиНХЗ комплексы продукциясен төп сатып алучысы.
«ТАНЕКО»ның грануллаштырылган күкерте шулай ук Финляндиягә җибәрелә, анда әлеге продукцияне лак-буяу материалларын җитештергәндә кулланалар. Шактый продукция эчке базарга –Татарстан Республикасы предприятиеләренә сатыла.
«ТАНЕКО» комплексында сера җитештерү экологик нормаларны һәм стандартларны исәпкә алып оештырыла һәм дөнья күләмендә иң эре булып санала. Сероводородны гади серага әйләндерү әйләнә –тирә мохитне пычранудан саклый.
Бер тәүлеккә цех - 270 тонна, ай саен –5 000 тонна, ел саен - 70 мең тонна продукция җитештерелә.
Җитештерүнең проектлы мөмкинлекләре киңрәк һәм елына 280 мең тонна грануллаштырылган күкерт алу каралган.