2015 елның 16 сентябрендә Казанда Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында Татарстан –Словения эшлекле форумы узды.
Утырышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле – Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец сәламләде. Эшлекле форум башланганчы, кунаклар Татарстан куәте-мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмә экспозициясе белән танышты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклаганча, Хөкүмәтара комиссия утырышы кысаларында Татарстанның агымдагы булган һәм яңа элемтәләр булдырырга зур мөмкинчелеге бар. “Мондый мөмкинлекләр безнең шактый. Хезмәттәшлек төрле өлкәләрдә, мәсәлән, мәгълүмати технологияләр, машина төзелеше, фән, мәгариф системасы, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә булырга мөмкин”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Форум кысаларында Иделбуе федераль округында һәм башка төбәкләрдә “Чиста су” Россия-Словения уртак проекты, «ТД Связь Инжиниринг» Россия компаниясе һәм «Элти» Словения предприятиесе арасындагы үзара аңлашу турында меморандумнар (килешүләр) имзаланды.
Шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм өченче илләрдә, автотөзелеш, энергетика, төзелеш, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау өлкәләренә, шул исәптән, Словения Республикасыннан экспорт проектлы финанслауны кулланып, Словения инновацион технологияләрен кертү һәм үстерү буенча стратегик партнерлык турында, Россия-Словения уртак СП KOLEKTOR RUS PROM проектын булдыру хакында меморандум имзаланды.