2015 елның 15-16 сентябрендә Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышын уздыру планлаштырыла.
15 сентябрьдә эксперт эш төркемнәре утырышы һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән очрашулар булачак.
Комиссия утырышының төп өлеше - 16 сентябрьдә Казан Ратушасында узачак пленар утырыш.
Хөкүмәтара комиссиясенең Россия вәкиле – Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Словения ягыннан - Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец, Татарстан Республикасыннан Комиссия составына Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халкиов керде.
Пленар утырыш тәмамлангач, Россия - Словения Сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссиясенең XII утырышының Йомгаклау протоколы имзаланачак.