Татарстан- Казахстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча лидерларының берсе

2015 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
 

Татарстан Республикасы Казахстан белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча лидер регионнарның берсе. Бу хакта 2015 елның 16 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Сочи шәһәрендәге Россия һәм Казахстан XII төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышында хәбәр итте. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Владимир Путин форумда катнашучыларны сәламләп билгеләп үткәнчә, төбәк башлыклары катнашында ел саен уздырыла торган уртак очрашулар күптән инде яхшы традициягә әверелде. Алар Россия белән Казахстан арасындагы күппланлы стратегик партнерлык үсешендә зур роль уйныйлар, -дип ассызыклады ул.

Дәүләт башлыгы пленар утырышта 28 Россия һәм Казахстан өлкәсе җитәкчеләре катнаша  дип өстәде. «Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 76сы Казахстан партнерлары белән тыгыз элемтә урнаштырган. Лидерлар арасында – Татарстан, Свердловск өлкәсе, Чиләбе, Оренбург өлкәләре. Бу төбәкләрнең  һәрберсенең Казахстан белән товар әйләнеше 1 миллиард АКШ долларын тәшкил итә», - дип хәбәр итте Россия Федерациясе Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International