Экзит-полл белешмәләре буенча республика Президентын сайлауда әйдәп баручы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы хакимияте системасы зур ышанычка ия булды.
Р.Н.Миңнеханов "Kazan-Arena" стадионы янында "Без булдырабыз! Без бергә!" бәйрәме тамашачыларына мөрәҗәгать итте.
"Кадерле дуслар, 2015 елгы сайлаулар тәмамланды. Сайлаучыларның күбесе аларда катнашты. Татарстанлылар республикага ышана. Бу - сайлауларның төп нәтиҗәсе, - диде Миңнеханов. - Мин гражданлык позициясе өчен һәркемгә, миңа ышанган һәр сайлаучыга рәхмәт белдерергә телим". "Бердәм Россия" партиясе һәм Татарстанның эре предприятиеләренә шулай ук рәхмәт сүзләрен белдерде.
"Сайлау - бик катлаулы процесс. Бездә сайлаулар бик әйбәт үтте. Оештыручыларның барысына да рәхмәт", - дип белдерде ул.
"Хакимият системасы зур ышанычка ия булды. Бу безнең өскә зур җаваплылык сала. Иң мөһиме - тормыш сыйфаты һәм тынычлык. Россия Федерациясе ярдәме белән без яңа уңышларга ирешербез. Татарстан - лидер, һәм лидер булып калачак та", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.