2015 елның 11 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Алабугада «Макдоналдс»ның беренче рестораны ачылышында катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, дөньякүләм танылган ресторан челтәренең Татарстан территориясендә 21-нче рестораны ачылды.
“Июнь башында “Алабуга” махсус икътисадый зонасында "Макдоналдс" өчен “тәэмин итүчеләр шәһәре” ачылды. Монда ресторан челтәрен барлык кирәкле продукция белән тәэмин итәрлек кластер формалаша. “Татарстан белән “Макдоналдса” арасындагы партнерлык мөнәсәбәтләре алга таба тагын да үсәчәк”, дип ышаныч белдерде Равил Зарипов.
2015 елның 11 сентябрендә “Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасы белән горурланам!” темасына рәсем бәйгесе уздырылды.
2015 елның 10 сентябрендә «Татнефть Арена» боз спорт сараенда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында Казан вертолетлар заводына нигез салуга 75 елга багышланган тантаналы чара узды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов, «Россия вертолетлары» АҖ генераль директоры Александр Михеев, «Казан вертолетлар заводы» ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
10 сентября 2015 елның 10 сентябрендә “Россия вертолетлары” холдингына кергән Казан вертолетлар заводында модернизацияләү программасы кысаларында, Ми-8/17, "Ансат" һәм Ми-38 вертолетлары өчен яңа агрегат-җыю корпусын файдалануга тапшырды. Әлеге яңалык җитештерүчәнлеген һәм эшләп чыгарган продукциянең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук "Россия вертолетлары"на дөнья авиация базарында көндәшлеккә сәләтле өстенлекләр тәэмин итәчәк.
2015 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның «Нижнекамскнефтехим» САҖ белән очрашуында республиканың нефть химиясе cәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләрендә кадрлар һәм социаль сәясәт мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Связьинвестнефтехим» ААҖ генераль директоры беренче урынбасары Сергей Алексеев катнаштылар.
2015 елның 7 сентябрендә Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәһәр активы белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ҖАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.
Татарстан башлыгы Ул билгеләгәнчә, Чаллы – Татарстан Республикасы өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә стратегик шәһәр.
Нефть һәм газ сәнәгате – Татарстан Республикасы һәм гомумән илебез икьтисадының нигезе, ул табыш базасын формалаштыра һәм алга таба үсеш чыганагы булып тора.
Моның хакта 2015 елның 5 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чараларында белдерде.
Бәйрәм чараларында нефть сәнәгате ветераннары, хезмәткәрләр, «Татнефть» нефть, газ чыгару идарәләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан республикасы министрлыклар һәм ведомстволар башлыклары, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән хөрмәтле кунаклар, Татарстан Республикасының нефть өлкәләре муниципаль район башлыклары катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов 3 сентябрьдә Саксонии (ФРГ) вәкиле доктор Манфред Либль белән очрашты. Очрашуда сәнәгатьнең төрле тармакларында: нефть химиясе, машина һәм авиация төзелеше, заманча технологияләр кертү өлкәләрендә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында сүз булды. Доктор Манфред Либль таатрстанның нефть, газ, химия форумының пленар утырышында катнашты.
2015 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасар - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Тюрингия делегациясе (ФГР) белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Тюрингия арасында эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасында Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводы эшли башлады.
FordSollers заводын эшләтеп җибәрү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.
FordSollers двигательләр заводы – чит ил маркасы җиңел двигательләрен җитештерү буенча Россиядә беренче завод. Әлегә кадәр бездә җыела торган автомобильләр өчен моторлар читтән кертелә иде. «Алабуга» предприятиесендә двигательләр FordSollers УП Россия заводларындагы Ford автомобильләре өчен җитештереләчәк. Беренче модель – 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган Focus, EcoSport, Fiesta автомобильләренең кимендә 30%ы тәэмин ителәчәк. Башта елына 105 мең мотор чыгарылачак, тора-бара куәт 200 меңгә җиткереләчәк.