"Заречье" ЯАҖ- 25 ел

2015 елның 18 сентябре, җомга
 

2015 елның 18 сентябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов "Заречье" ЯАҖ хезмәт коллективын предприятие оешуның 25 еллыгы белән котлады.

Равил Зарипов билгеләгәнчә, "Заречье" ЯАҖ ("КВЗ" САҖ ярдәмчел предприятиесе) Россиядә самолетларның һәм вертолетларның медицина модульләрен бердәнбер уйлап чыгаручысы һәм җитештерүчесе. Әлеге продукция уңышлы гына россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының, Россия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының, Россиянең Оборона министрлыгының махсус тармакларында куллана. Сәламәтлек саклау  үсешенә зур өлеш керткән өчен «Заречье» ЯАҖ берничә тапкыр Россиянең Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәхмәтләре билдерелде.

Предприятие шулай ук җитештерүен модернизацияләде. Әйтик, малярлык җитештерүе корпуслары, динамик сынаулар һәм агрегат-җыю җитештерүе гамәлгә кертелде.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов предприятиенең хезмәт коллективына алдагы планнарны гамәлгә ашыруын, иминлек һәм уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International