Татарстан белән Финляндиянең хезмәттәшлеге үсә.
2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Финляндия делегациясе белән очрашу узды.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан - Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Татнефть» САҖ һәм Казан авиация заводы җитәкчелеге һәм вәкилләре, Финляндия ягыннан - «ЛАДЕК» Лахти регионын үстерү буенча Үзәк җитәкчелеге һәм кайбер фин компанияләре вәкилләре катнашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Финляндиянең сәнәгать, авыл хуҗалыгы, экология өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
2015 елның 7-8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Доха шәһәрендә (Катар) рәсми визит белән килде.
Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– Татарстан икътисад һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөри.
2015 елның 5 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Татарстанның эшлекле парнерлары” Форумы узды. Форум эшендә Россия Федерациясенең 52 төбәгеннән һәм 23 чит илдән 600 артык делегат катнашты. Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов чыгыш ясады.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда бары тик 30% татар яши, калганнары Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклап яши.
2015 елның 4 декабрендә завод двигателей ПАО «КАМАЗ» САҖ двигательләр заводы үзенең юбилеен билгеләп үтте - беренче КАМАЗ двигателен чыгаруга 40 ел тулды.
В декабре 1975 елның декабрендә мотор төзелешенең яңа эрасы башланды. КАМАЗ-740 беренче двигатель аркасында Советлар Союзы транспорты үсеше революция кичерде. Бензинлы моторларны дизель двигательләре алмаштырды: алар ышанычлырак та, сакчылрак та булып чыкты.
Беренче двигательләр кул белән җыела иде, шулай ук бер урыннан икенче урынга кул белән күчерелде. Шуннан соң автоматлаштырылган җыю линиясе булдырылды. Киләсе этапка - «Евро-1» дәрәҗәле двигательга кадәр 20 ел вакыт кирәк булды.
Хәзерге вакытта завод тагын бер үсеш этабы уза - предприятие «КАМАЗ»ның реинжиниринг проекты үзәгендә тора.
2015 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Төмәндә узган сәнәгать буенча Координация советы эшендә катнашты.
Утырыш Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә узды.
Сәнәгать буенча Координация советы утырышының төп темасы – импортка алмаш табуда ярдәм итү өлкәсендә төп төбәк инструментлары.
Утырыш кысаларында импортка алмаш табу өлкәсендә ярдәм итүдә төп төбәк инструментларын формалаштыру, реализацияләү һәм үстерү белән бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышу планлаштырыла.
POZIS белем бирү проектының яшь чиген тагы да киңәйтә.
"ПОЗиС" АҖ “Киләчәк инженерлары” корпоратив машина төзелеше сыйныфлары кысаларында өстәмә әзерлек алырга теләгән талантлы мәктәп укучылары өчен яшь чикләрен тагын да киңәйтә.
Предприятие җитәкчелеге тарафыннан “Киләчәк инженерлары” сыйныфларында Зеленодольск һәм Волжск (Марий Эл Республикасы) 9 класс гомүмбелем бирү мәктәпләренең укучыларына белем алу мөмкинлеген расладылар. Моңа кадәр математика, физика, башка техник предметлар буенча бердәм дәүләт имтиханына өстәмә әзерлек алу мөмкинлеге бары тик 10-11 сыйныф укучылары өчен генә оештырыла иде.
2015 елның 2 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләре координацион советының өченче утырышы узды.
Татарстан җитәкчелеге, Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәме белән, машина төзелеше тармагы үсеше өчен шартлар булдыру, илдә алдынгы стандартларга җавап бирә ала торган металл эшкәртү техникасын җитештерү юнәлешендә калыплашкан эш алып бара.
Сүз уңаеннан, Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты фәрманы нигезендә, 2013 елның мартында булдырылган.
2015 елның 2 декабрендә Казан Ярминкәсе мәйданчыгында «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «TeсhnoСварка» 10 махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәләр эше 4 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альберт Кәримов, авиакомплекс буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, Германия Федератив Республикасының Тюрингия федераль җиренең икътисадый үсеш агентлыгы генераль директоры Андреас Край, Россия Фәннәр академиясе академигы, РФ Президенты каршындагы профессиональ квалификацияләр буенча илкүләм совет әгъзасы Николай Алешин, «ФДМА Русс Сервис» ҖЧҖ генераль директоры һәм машина төзелеше Немец ассоциациясенең Россия бүлекчәсе җитәкчесе Свен Флассхофф катнашты.
2015 елның 30 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә Мәскәүдә “Җиңел сәнәгать” II Россия форумы узачак. Чара Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан өлкә министрлыклары, ведомстволар, профессиональ һәм иҗтимагый оешмалар, финанс һәм банк структуралары, тармакның әйдәп баручы предприятиеләре, аналитиклар һәм тармак экспертлары катнашында узды.
Форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәим сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы текстиль һәм җиңел сәнәгать эшмәкәрләре берләшмәсе вәкилләре катнашты.
2015 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Казанда юбилей машина төзелеше күргәзмәләрен һәм Татарстан Республикасы машина төзелеше предприятиеләренең Координация советы утырышын уздыру мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсен уздырды.
2015 елда 2-4 декабрендә Казанда «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 15 халыкара махсуслаштырылган күргәзмә, «TeсhnoСварка» 10 махсуслаштырылган күргәзмә узачак.