2015 елның 10-11 декабрендә Зеленодольск "ПОЗиС" АҖ нигезендә (POZIS, «Техмаш» Ростех Госкорпорациясенең «Техмаш» Концернына керә) Ростех ДК VII Инновацион сессиясе узды. Чарада Россия предприятиеләренең һәм фәнни учрежденияләрнең, инвестицион фондларның 200 артык җитәкче вәкиле катнашты.
VII Инновацион сессиясенең темасы – Корпорациянең холдинг компанияләренең һәм оешмаларының тышкы инновацияләргә уникаль технологик компетенцияләр һәм запрослар белән идарә итү системаларын формалаштыру.
VII Инновацион сессия – Ростехның коммуникацион мәйданчыгы. Ул бөтен Дәүләт корпорациянең күәтлеген тупларга каралган.
2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның SAP компаниясенең Европа, Якын Көнчыгыш һәм Африка илләрендәге президенты Франк Коэн белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан предприятиеләре SAP компаниясе белән хезмәттәшлектән канәгать. Ул билгеләгәнчә, киләчәктә уңышлы хезмәттәшлек итү өчен кайбер мәсьәләләр буенча киңәшләшергә кирәк, шулар арасында – SAP продукциясенә техник хезмәт күрсәтү хакын оптимальләштерү һәм Татарстан территориясендә белгечләр әзерләү.
2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесенең “Инновацияләр старты” номинациясендә җиңүчеләрне котлады.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе ассызыклаганча, “бәйгедә җиңүчеләрнең проектлары Татарстан икътисадының әйдәп баручы тармакларының фәнни-гамәли бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән”. Аның фикеренчә, “инновацион идеяләр, җиңүчеләрнең һәм лауреатларның проектлары республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында кирәк булачак, аларны реализацияләү Татарстанда җитештерелгән продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең конкурентлылыкка сәләтен арттырачак”.
Альберт Кәримов “Татарастан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” бәйгесенең җиңүчеләренә һәм катнашучыларына иҗадый һәм һөнәри уңышлар теләде.
2015 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов рәислегендә “Казан дәүләт энергетика университеты” фәнни-белем бирү кластерының Координация советы утырышы узды.
Утырыш кысаларында энергетика субъектлары базары өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре каралды, 2016-2018 елларга кластерны үстерү буенча максатчан программа һәм Координация советының киләсе елга эш планы расланды.
Җыелышта “Казан дәүләт энергетика университеты” фәнни-белем бирү кластерын үстерү” максатчан программаны гамәлгә ашыру буенча нәтиҗәләр ясалды.
Утырышта Координация советы әгъзалары энергияне саклау өлкәсендә компетенцияләр һәм технологияләр Үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Әлеге Үзәк Татарстан Республикасы Хәкүмәте, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, республиканың энергетика субъектлары ярдәмендә оештырылды.
«Казан вертолетлар заводы» САҖ “Нефтегазшельф-2015” ел саен уздырыла торган унынчы конференция кысаларында «офшор авиациясе» номинациясендә нефть-газ шельфы өчен продукция һәм хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы предприятие – китертүче дип билгеләнде.
Ми-8МТВ-1 һәм Ми-172 вертолетлары Россиянең нефть һәм газ шельфларында «Лукойл», «Роснефть», «Авиашельф» компанияләрендә, шулай ук Вьетнам һәм Һиндыстанның нефть, газ компанияләрендә эшлиләр.
“Россия вертолетлары” идарәсе астында “Казан вертолетлар заводы” сыйфатлары буенча уникаль машиналар җитештерә. Алар шельф проектларына хезмәт күрсәтү буенча киң спектрлы бурычлар хәл итә алалар.
“Казан вертолетлар заводы” авиация техникасын яхшырту, яңа модельләр булдыру буенча нефть, газ тармагының әйдәп баручы белегечләре белән тыгыз элемтәдә эшли.
Конференция кысаларында “Казан вертолетлар заводы” «офшор авиациясе» номинациясендә лидер итеп билгеләнде.
2015 елның 8-9 декабрендә Татарстан Республикасында ел саен Сыйфат көннәрен уздыру кысаларында, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «КАМАЗ» САҖ һәм “Идел буе сыйфат үзәге” коммерцияле булмаган оешма ярдәмендә “Сыйфат – заман автосәнәгатенең конкурентлыкка сәләтлелек нигезе” III төбәкара конференциясе узды.
Конференция эшендә Белоруссия, Германия, Башкортостан, Чувашия Республикасы, Владимир, Волгоград, Курган, Түбән Новгород, Ростов, Самара, Тверь, Ульян, Тула, Саратов, Төмән өлкәләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Псков, Чиләбе, Липецк, Пермь, Новосибирск шәһәрләреннән автомобиль сәнәгате предприятиеләренең 200 артык белгеч катнашты.
9 декабрьдә «КАМАЗ» САҖ, “ЦФ КАМА коммерцияле транспорт чаралары өчен системалары” ҖЧҖ, «Кнорр-Бремзе. Коммерцияле транспорт өчен системалар» ҖЧҖ мәйданчыкларын карап чыгу оештырылды.
Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) карары нигезендә, ел саен 9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә (International Day Against Corruption).
Аның төп максаты булып барлык дәүләт һәм дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын коррупция проблемасына юнәлтү тора.
Шул көнне 2003 елда Мексиканың Мерида шәһәрендә югары дәрәҗәле сәяси конференциядә коррупциягә каршы Берләшкән милләтләр оешмасында имзалау өчен Конвенциясе ачылды. Ул Генераль ассамблея тарафыннан 2003 елның 1 ноябрендә кабул ителде.
Ул дәүләтләрнең күмәк һәм килештерелгән гамәлләре коррупциягә каршы көрәш системасын көчәйтү, аның күләмен һәм нәтиҗәләрен киметүгә булыша. 2003 ел Конвенциясе – мондый төрдәге беренче документ. Россия аны беренчеләрдән булып имзалады.
Коррупция — катлаулы социаль, икътисадый һәм сәяси күренеш, ул илнең үсеш дәрәҗәсенә бәйле булмыйча, барлык илләргә дә кагыла. Чөнки ул икътисадый үсешен тоткарлый, дәүләт нигезен какшата.
Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнне күп илләрдә демонстрацияләр, очрашулар, семинарлар һәм башка төрле чаралар үткәрелә.
2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Катарга визиты кысаларында «Мәгариф шәһәре» эшчәнлеге, Катар мәгариф, фән һәм иҗтимагый үсеш фонды проекты белән танышты.
«Мәгариф шәһәре» (Education City) төрле уку-укыту учреждениеләре (урта мәктәптән алып фәнни-тикшеренү институтларына кадәр), шулай ук дөньяның кайбер университетлары филиаллары урнашкан зонадан гыйбарәт. Мәйданы 14 кв.км. һәм ул Доха шәһәре читендә урнашкан.
2015 елның 8 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Катарга узган визиты кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Татарстан белән Катар арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Катарның Инвестицияләр белән идарә, Катар Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчелеге һәм Катар эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл кысаларында төрле өлкәләрдәге перспективалы хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
2015 елның 7 декабрендә Доха шәһәрендә (Катар) Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов Катарның энергетика министры Мөхәммәд бән Салих әль-Сад белән очрашу узды.Ул нефть экспортер-илләр оешмасы Президенты булып сайланды һәм үз вазыйфаларын 2016 елның 1 гыйнварыннан башкара башлый.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Катар Дәүләте арасында ягулык-энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.