ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе
 

2016 елның 1 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә конкурс оештыру һәм уздыруны камилләштерү турындагы сорауларны караган эшче киңәшмә уздырды.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 18 декабрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә 11 республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды.

Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү Советы Карары буенча 7 оешмага “конкурс лауреаты” исеме бирү һәм 13 конкурс дипломанты расланды.

2015 елны 61 оешма заявка бирде. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләре предприятие һәм оешмалары активлык күрсәтте. Конкурста машина төзелеше, нефть химиясе предприятиеләре, шулай ук, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзү, социаль хезмәт оешмалары катнашты.

Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә конкурс кысаларында “2015 елның ТР сыйфат буенча иң яхшы менеджеры” һәмСыйфат мәсьәләләрен карауга багышланган югары уку йортлары студентлары һәм аспирантларының иң яхшы фәнни-тикшеренү эше” конкурслары да үткәрелде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов: “Сыйфат белән югары эффектлы идарә итү методларын кертүгә юнәлдерелгән республика  конкурсын популярлаштыру эшен активрак үткәрергә, анда катнашачакларның географиясен киңәйтергә, уздыру процедурасын камилләштерергә кирәк,” -дип билгеләп үтте.

Киңәшмәдә катнашучылар республика конкурсын оештыру һәм уздыруны  камилләштерү буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга
 

2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Файдалы казылма запаслары буенча Дәүләт комиссиясе” ФБУ генераль директоры Игорь Шпуров, «Татнефть» САҖ җитәкчелеге һәм ТР кече нефть компанияләре, республика министрлыклары, ведомстволары катнашты.

Киңәшмәдә кече нефть компанияләренең 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2016 елга булган бурычлар билгеләнде. 

2015 елда кече нефть компанияләре тарафыннан 7,1 млн. тонн нефть табылган, 2014 ел белән чагыштырганда бу 3,3 % күбрәк. Республикада гомуми күләмдә нефть чыгару буенча табылган нефтьнең чагыштырма авырлыгы 20,7%. 367,7 мең метр тау токымы борауланган, 2014 елга күрсәткечләренә караганда бу 3,7 % ка артыграк. 

 

2016 елның 28 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР предприятиеләре һәм эшкуарлары Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.  

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе утырышта катнашучыларга республиканың сәнәгать үсеше нәтиҗәләре һәм федераль дәрәҗәдә гамәлгә кертелгән сәнәгать предприятияләренә дәүләт ярдәме чаралары  турында мәгълүмат бирде.

Министр билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта конкурентлыкка сәләтле булган ватан продукциясенең эскпортына ярдәм итүгә җитди әһәмият бирелә. Ул узган ел оештырылган Россия экспорт үзәге эшчәнлеге белән бәйле чараларны тасвирлады.

Алберт Кәримов республика дәрәҗәсендә сәнәгатькә дәүләт ярдәменең яңа инструментариясе булдырылуы турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта “2016-2020 елларга Татарстан Республикасының сәнәгать үсеше”  дәүләт программасы проектын һәм “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” закон проектын эшләү бара.

Утырыш барышында республиканың сәнәгать предприятияләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар, илдә агымдагы икътисади вәзгыять хакында фикер алыштылар.

 

2016 елның 28 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә Академик П.А. Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар өчен Лицей-интернатның Попечительләр советы утырышы булып узды. Утырышта ТР Президент Ярдәмчесе Ринат Сабиров, КНИТУ-КХТИ җитәкчелеге, республиканың нефтехимия косплексы предприятияләре катнашты.

Утырыш башланыр алдыннан Попечительләр советы вәкилләре “Газпром” ҖАҖ махсус классларында булдылар. Әлеге экскурсия вакытында 11 сыйныф укучылары модельләштерү системасы һәм энергиянең альтернатив төрләрен визуализацияләү,  сәнәгатьтә практик кулланылышы турында сөйләделәр. Талантлы укучылар химия, биология, физикадан проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлекләрен күрсәттеләр.


28
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 

2016 елның 27 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

Коллегияда катнашучылар каршысындагы чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр җәлеп итү-гади бурыч түгел, дөньядагы  тышкы сәясәт вәзгыятенә һәм илдәге эчке хәлләргә бәйле дип белдерде.

Республиканың инвестицияләр эзләү мөмкинлеге, резервы күп, аның барысы да кулланылмый һәм алдыбызга амбицияле бурычлар куярга кирәк, дип билгеләп үтте ул.

“Инвестицияләр –ул тыштан кергән чаралар гына түгел, иң элек һәр илдә, республика, шәһәр, районда булган  потенциалны ачу, диде Рөстәм Миңнеханов. Әлбәттә, моның өчен тышкы инвесторлар белән эш итәргә кирәк, чөнки акчадан тыш безгә технологияләр, тәҗрибә, ышанычлы партнерлар, яна базарлар кирәк.


27
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе
 

2016 елның 27 гыйнварында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә җитди игътибар бирергә кирәк дип белдерде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Председателе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанның иминлеге, күбесенчә, икътисад торышына бәйле, дип билгеләп үтте. Республиканың киләчәк үсеше өчен гамәлдәге куәтләрне модернизацияләргә һәм яңа тармаклар үзләштерергә кирәк, дип  ассызыклады ул. Үзгәрешләр кадрлар әзерләү өлкәсенә дә кагылырга тиеш.

 

2016 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм «Эшлекле Россия» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәге бүлекчәсе әгъзаларының очрашуы булып узды.

Очрашу барышында заманча икътисади шартларда сәнәгать предприятияләренә һәм эшкуарлык эшчәнлеге субъектларына дәүләт ярдәменең  актуаль булган сораулары  хакында сөйләштеләр.


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

 

2016 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә булып узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында 2015 елда нефтьгазхимия комплекслы предприятияләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды. «Татнефтехиминвест-холдинг» җитәкчелеге мәгълүматы нигезендә, Татарстандагы холдингка кергән комплекстагы төп предприятияләр 2015 елны, алдан исәпләүләр буенча, табыш белән тәмамлады. Сатудан кергән табыш узган ел дәрәҗәсеннән 1,5 тапкыр артып киткән. Республика бюджетына күчерүләрнең артуы өчтән бер. 2015 елда төп предприятиеләрнең продукциясен экспортлау 424,6 млрд сумнан артык, бу аларның 46,5 процент керемен тәшкил итә.   


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе
 

2016 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем утырышы булып  узды.

Утырышта «Дженерал Электрик» компаниясенең Россиядагы Вәкиллек җитәкчелеге, министрлык һәм ведомство җитәкчелеге, ТР эре сәнәгать предприятияләре вәкилләре катнашты.

  Исегезгә төшерәбез, 2013 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дженерал Электрик» компаниясенең Россияда һәм СНГдагы президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашуы нәтиҗәсендә ТР «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлекне үстерү буенча  Ведомствоара эшче төркем булдырылган иде.


22
гыйнвар, 2016 ел
җомга
 

2016 елның 22 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Президиум утырышында катнашты.

Утырышта Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Председателе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, республиканың муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.    

Утырыш барышында Татарстан Республикасы территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларының эшчәнлеген хокукый җайга салу сораулары каралды.  

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов үзенең чыгышында стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруны җайга салу өлкәсендәге хәзерге көндә гамәлдә булган федераль законга анализ ясады, һәм әлеге өлкәдә россия регионнарының тәҗрибәсен анализлады, ТР стационар булмаган сәүдәне хокукый җайга салуны камилләштерү буенча тәкъдимнәрен кертте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International