2016 елның 1 февралендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә конкурс оештыру һәм уздыруны камилләштерү турындагы сорауларны караган эшче киңәшмә уздырды.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 18 декабрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә 11 республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды.
Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен бирү Советы Карары буенча 7 оешмага “конкурс лауреаты” исеме бирү һәм 13 конкурс дипломанты расланды.
2015 елны 61 оешма заявка бирде. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск шәһәрләре предприятие һәм оешмалары активлык күрсәтте. Конкурста машина төзелеше, нефть химиясе предприятиеләре, шулай ук, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзү, социаль хезмәт оешмалары катнашты.
Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә конкурс кысаларында “2015 елның ТР сыйфат буенча иң яхшы менеджеры” һәм “Сыйфат мәсьәләләрен карауга багышланган югары уку йортлары студентлары һәм аспирантларының иң яхшы фәнни-тикшеренү эше” конкурслары да үткәрелде.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов: “Сыйфат белән югары эффектлы идарә итү методларын кертүгә юнәлдерелгән республика конкурсын популярлаштыру эшен активрак үткәрергә, анда катнашачакларның географиясен киңәйтергә, уздыру процедурасын камилләштерергә кирәк,” -дип билгеләп үтте.
Киңәшмәдә катнашучылар республика конкурсын оештыру һәм уздыруны камилләштерү буенча тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.