2016 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, “Файдалы казылма запаслары буенча Дәүләт комиссиясе” ФБУ генераль директоры Игорь Шпуров, «Татнефть» САҖ җитәкчелеге һәм ТР кече нефть компанияләре, республика министрлыклары, ведомстволары катнашты.
Киңәшмәдә кече нефть компанияләренең 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2016 елга булган бурычлар билгеләнде.
2015 елда кече нефть компанияләре тарафыннан 7,1 млн. тонн нефть табылган, 2014 ел белән чагыштырганда бу 3,3 % күбрәк. Республикада гомуми күләмдә нефть чыгару буенча табылган нефтьнең чагыштырма авырлыгы 20,7%. 367,7 мең метр тау токымы борауланган, 2014 елга күрсәткечләренә караганда бу 3,7 % ка артыграк.