2016 елның 28 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР предприятиеләре һәм эшкуарлары Ассоциациясе Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе утырышта катнашучыларга республиканың сәнәгать үсеше нәтиҗәләре һәм федераль дәрәҗәдә гамәлгә кертелгән сәнәгать предприятияләренә дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат бирде.
Министр билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта конкурентлыкка сәләтле булган ватан продукциясенең эскпортына ярдәм итүгә җитди әһәмият бирелә. Ул узган ел оештырылган Россия экспорт үзәге эшчәнлеге белән бәйле чараларны тасвирлады.
Алберт Кәримов республика дәрәҗәсендә сәнәгатькә дәүләт ярдәменең яңа инструментариясе булдырылуы турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта “2016-2020 елларга Татарстан Республикасының сәнәгать үсеше” дәүләт программасы проектын һәм “Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында” закон проектын эшләү бара.
Утырыш барышында республиканың сәнәгать предприятияләре җитәкчеләре чыгыш ясадылар, илдә агымдагы икътисади вәзгыять хакында фикер алыштылар.