Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанның «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем утырышы узды

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе
 

2016 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем утырышы булып  узды.

Утырышта «Дженерал Электрик» компаниясенең Россиядагы Вәкиллек җитәкчелеге, министрлык һәм ведомство җитәкчелеге, ТР эре сәнәгать предприятияләре вәкилләре катнашты.

  Исегезгә төшерәбез, 2013 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Дженерал Электрик» компаниясенең Россияда һәм СНГдагы президенты һәм баш башкарма директоры Рон Поллет белән очрашуы нәтиҗәсендә ТР «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлекне үстерү буенча  Ведомствоара эшче төркем булдырылган иде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Алберт Кәримов «Дженерал Электрик» компаниясе белән хезмәттәшлекнең уртак эшләрнең нәтиҗәләрен тасвирлады һәм алга таба хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләрен билгеләде.

Алберт Кәримов «Дженерал Электрик» компаниясе Татарстан икътисадының төрле тармакларында хезмәттәшлек иткән дөньяда танылган компанияләрнең берсе, дип билгеләп үтте.

Шулай итеп, «Дженерал Электрик» компаниясе белән Татарстаның ягулык-энергетика комплексын модернизацияләү өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә.

Алберт Кәримов сүзләренчә, «Дженерал Электрик» компаниясе Татарстанда кече энергетика өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруда катнаша. «Майский» комбинаты белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар. Шулай ук, нефтехимия һәм сәламәтлекне саклау өлкәсендә дә уртак проектлар гамәлгә ашырыла.

 «Дженерал Электрик» компаниясенең Татарстан белән хезмәттәшлек юнәлешләренең перспективалары һәм агымдагы торышы турында «Дженерал Электрик» компаниясенең Россиядагы компанияне үстерү буенча директоры Денис Перегудов мәгълүмат бирде.  

Эшче төркем утырышы барышында энергетика, нефтехимия, нефть табу, экология, сәламәтлекне саклау, мәгариф, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ике якка да файдалы хезмәттәшлекнең перспективалары сораулары җентекләп каралды.

Эшче төркем утырышы хакында мәгълүмат «Эксперт- Татарстан» басмалар сайтында урнаштырылган: http://expertrt.ru/news/item/1874-budet-li-tatarstan-sotrudnichat-s-kompaniej-dzheneral-elektrik.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International