«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышы

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе
 

2016 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә булып узган «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында 2015 елда нефтьгазхимия комплекслы предприятияләре эшчәнлеге нәтиҗәләренә йомгак ясалды. «Татнефтехиминвест-холдинг» җитәкчелеге мәгълүматы нигезендә, Татарстандагы холдингка кергән комплекстагы төп предприятияләр 2015 елны, алдан исәпләүләр буенча, табыш белән тәмамлады. Сатудан кергән табыш узган ел дәрәҗәсеннән 1,5 тапкыр артып киткән. Республика бюджетына күчерүләрнең артуы өчтән бер. 2015 елда төп предприятиеләрнең продукциясен экспортлау 424,6 млрд сумнан артык, бу аларның 46,5 процент керемен тәшкил итә.   

 Республиканың нефтьгазхимия комплексында җитештерү күләме  бер ел эчендә 2,5 процентка артты. Югары темпларны нефть табу өлкәсе күрсәтте - 2,9 процентка артык. Нефть продуктларын җитештерү 3,7 процентка арткан, химия продуктлары- 1,9 процентка. Резин һәм пластмасса эшләнмәләр чыгарылышы кимегән. Ягулык секторында нәтиҗәләр россия күрсәткечләреннән артып киткән.

«Татнефть» компаниясе декабрьдә нефть табуны 2 млн 386 мең т җиткергән. Бер ел эчендә компания тарафыннан 27 млн т нефть табылган, 2,7 процентка үсеш тәшкил иткән. «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводында 2,1 процентка үсеш белән  8,9 млн т нефть продуктлары җитештерелгән. Газ бензины, дизель ягулыгы, мазут сату күләме арттырылган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International