Рөстәм Миңнеханов: Безгә хезмәт базарындагы хәлне төгәл күзәтергә һәм нинди белгечләр әзерләргә кирәклеген аңларга кирәк

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе
 

2016 елның 27 гыйнварында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә җитди игътибар бирергә кирәк дип белдерде.

Коллегия эшендә ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Председателе Минсәгыйть Шакиров, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында Татарстанның иминлеге, күбесенчә, икътисад торышына бәйле, дип билгеләп үтте. Республиканың киләчәк үсеше өчен гамәлдәге куәтләрне модернизацияләргә һәм яңа тармаклар үзләштерергә кирәк, дип  ассызыклады ул. Үзгәрешләр кадрлар әзерләү өлкәсенә дә кагылырга тиеш.

“Якындагы 5-10 елда күп кенә гадәти һөнәрләр юкка чыгачак. Аларга алмашка башка белгечлекләр киләчәк. Безнең киләчәк буын моңа әзер булуы һәм барлык бурычлар һәм таләпләргә туры килеүе бик мөһим. Безгә хезмәт базарындагы хәлне төгәл күзәтергә һәм нинди белгечләр әзерләргә кирәклеген аңларга кирәк”-дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, иң актуаль темаларның берсе булып, хезмәтне саклау кала. Бу юнәлештә эш бөтен җирдә үткәрелергә тиеш. “Бүген республикада эш урыннарын бәяләү  буенча бик мөһим эш алып барыла. Әлегә ул 33 % үтәлгән. Аңларга кирәк, кешеләр сәламәтлеге аларның нинди мохиттә эшләүләренә бәйле. Әгәр без эшләү өчен яхшы шартлар тудыра алсак- бу гражданнарның тормышында җитди чагылыш табачак,”-дип белдерде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләре буенча, 2015 елда республикага федераль үзәк ярдәме белән төп социаль-икътисади күрсәткечләрне саклап калу мөмкин булды. “Без хезмәт хакларының күләмен саклап кала алдык, эш урыннары санын, безнең моношәһәрләребездә социаль тотрыклылыкны саклап калдык”- диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов аеруча игътибарны формаль булмаган хезмәт базарын контрольдә тотуга юнәлдерергә кушты.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International