2016 елның 28 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә Академик П.А. Кирпичников исемендәге химияне тирәнтен өйрәнүче сәләтле балалар өчен Лицей-интернатның Попечительләр советы утырышы булып узды. Утырышта ТР Президент Ярдәмчесе Ринат Сабиров, КНИТУ-КХТИ җитәкчелеге, республиканың нефтехимия косплексы предприятияләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Попечительләр советы вәкилләре “Газпром” ҖАҖ махсус классларында булдылар. Әлеге экскурсия вакытында 11 сыйныф укучылары модельләштерү системасы һәм энергиянең альтернатив төрләрен визуализацияләү, сәнәгатьтә практик кулланылышы турында сөйләделәр. Талантлы укучылар химия, биология, физикадан проект һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлекләрен күрсәттеләр.
Утырыш барышында Попечительләр советының яңа составы расланды, химия укытучыларының “Химияның барлык кырлары” дип исемләнгән II республика конкурсын оештыру сораулары каралды, “Газпром” белән берлектәге проектын гамәлгә ашыру юллары каралды. Лицей нигезендә катализны тирәнтен өйрәнү буенча профиль класслар булдыру мөмкинлеге сөйләшенде.
Попечительләр советының әгъзалары лицейның 7-11 сыйныфлар өчен предприятие-партнерлар катнашында һөнәри юнәлеш бирү эшенең яңа моделен кертү турындагы инициативасын хупладылар. Талантлы лицейчы-химик укучылар өстеннән республиканың нефтьгазхимия сәнәгате лидерлары тарафыннан шефлыкны дәвам итү турында карар кабул ителде.
Лицей җитәкчелеге Попечительләр советы вәкилләрен россия, регион, шәһәр дәрәҗәсендә үткән олимпиада, конкурслар, фәнни конференциядә катнашкан лицейчыларның уңай нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Алар арасында конкурсларда җиңгән проект һәм фәнни эшләр дә бар.
Шулпй итеп, 2014-2015 уку еллары нэтиҗәсе буенча 9 классны тәмамлаучы 5 укучы кызыл аттестат, 11 классны тәмамлаучы 6 укучы кызыл аттестат һәм “Укуда ирешкән уңышлары өчен” медаль алганнар.
Хәзерге вакытта лицейда 7-11 сыйныфларда Казаннан, Түбән Камадан, Чаллыдан, Әлмәттән, Минзәләдән һәм республиканың башка шәһәрләреннән 160 укучы укый һәм яши.
Мәгълүмат “Татар-информ” информацион агентлык сайтында басылып чыкты: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/01/29/489389/