2016 елның 27 гыйнварында ТР Премьер-министр урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР инвестицион үсеш Агентлыгы Коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Коллегияда катнашучылар каршысындагы чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инвестицияләр җәлеп итү-гади бурыч түгел, дөньядагы тышкы сәясәт вәзгыятенә һәм илдәге эчке хәлләргә бәйле дип белдерде.
Республиканың инвестицияләр эзләү мөмкинлеге, резервы күп, аның барысы да кулланылмый һәм алдыбызга амбицияле бурычлар куярга кирәк, дип билгеләп үтте ул.
“Инвестицияләр –ул тыштан кергән чаралар гына түгел, иң элек һәр илдә, республика, шәһәр, районда булган потенциалны ачу, диде Рөстәм Миңнеханов. Әлбәттә, моның өчен тышкы инвесторлар белән эш итәргә кирәк, чөнки акчадан тыш безгә технологияләр, тәҗрибә, ышанычлы партнерлар, яна базарлар кирәк.
“2015 елның нәтиҗәләренә караганда, булган барлык авырлыкларга карамастан, төп капиталга 600 млрд. сумлык инвестиция җәлеп ителгән һәм бу динамика булуы турында сөйли, безгә моны сакларга кирәк,”-диде Президент. Бүгенге көндә Евросоюз илләре, америка компанияләре белән эш итүдә билгеле авырлыклар бар, тик башка илләр дә бик зур потенциал булып торалар. “Әйтик, Иран ачылды һәм бу ил белән хезмәттәшлек итәргә кирәк, Кытай белән актив эшкә керештек, гарәп базары бик кызыклы”-дип искә алды Рөстәм Миңнеханов.
Аның әйтүенчә, республикада инвестицион климат булдыру югары масштаблы халыкара чаралар уздыруга Казанның 1000 еллыгы, җәйге Универсиада-2013, 2015 елның спортның су төрләре буенча чемпионатны җитди йогынты ясый.
Муниципалитет башлыкларының кече бизнеска мөнәсәбәтләрен үзгәртү һәм яңа предприятияләр барлыкка китерү, чит ил инвесторларын җәлеп иттерү - безнең иң зур казанышыбыз,-диде ТР Президенты.
Бүгенге көндә динамик рәвештә үсәргә теләгән регионнар яңа вариантлар эзли, шуңа күрә безгә чит ил һәм федерация субъектлары тәҗрибәсе кызыклы.
Безгә уңай имиджны саклап калу мөһим, диде Президент, шуңа күрә һәрбер инвестицон проект контрольдә һәм уңышлы булырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген республикада инвестиция өчен җитди инфраструктура бар һәм киләчәктә кадрлар әзерләү белән шөгыльләнергә кирәк. “Бездә проектны гамәлгә ашыра алырдай белемле идарә итүчеләр юк. Менә бу бүген безнең алдыбызда торган иң зур бурыч.”
Инвесторларны җәлеп итү, республиканы алга җибәрү өчен барыбыз бергә хәбәрләшеп эшләү мөһим, дип ассызыклады ТР Президент.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)