ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 елның 30 ноябрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә (1 нче павильон) “Нанотехнологияләр. Казан-2011” III махсуслашкан күргәзмәсен һәм “Сәнәгатьтә экологик имин технологияләр” юнәлеше буенча “Сәнәгатьтә нанотехнологияләр” XII халыкара конференциясен тантаналы ачу була.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнаша.

28
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «ЦСМ Татарстан» ФБУ белән берлектә 2011 елгы “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” республика конкурсы һәм “Россиянең иң яхшы 100 товары” бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрә. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары” конкурсын оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, лауреат һәм дипломант исемнәрен яулаган предприятие җитәкчеләре катнаша.

25
ноябрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Владивостокка (Приморье крае) китәчәк.

24
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
2011 елның 24-27 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә Татарстан Республикасы көннәре үткәрелә. Татарстан делегациясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкли.

23
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 22 ноябрендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында “Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек” VI Халыкара Лин-форумы» үткәрелде. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, РФ дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, халыкара Лин-тренерлар, Россия Федерациясенең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

21
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 22 ноябрендә«Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында “Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек” VI Халыкара Лин-форумы» булачак. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашачак. Чара “КАМАЗ” ААҖ, Чаллы һәм “Кама аръягы” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оешырыла.

18
ноябрь, 2011 ел
җомга
2011 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министр Равиль Зарипов республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә предприятиеләрнең 2011 елдагы эшенә беренчел йомгаклар ясалды, 2012 елга күрсәткечләр фаразланды.

2011 елның 17 ноябрендә җиңел промышленность һәм текстиль промышленносте товарларының “Көзге мода һәм стиль атнасы” 23 нче махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җиңел промышленность предприятиеләрендә эш урыннарын аттестацияләүгә багышланган семинар-киңәшмә үткәрде.

17
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов җиңел промышленность һәм текстиль промышленносте товарларының “Көзге мода һәм стиль атнасы” 23 нче махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашучыларны сәламләде.
2011 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов «Кастамону Энтегре» төрек компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда сүз “Алабуга" ИИЗ территориясендә МДФ җитештерү заводы төзү проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында барды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International