Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов җиңел промышленность һәм текстиль промышленносте товарларының “Көзге мода һәм стиль атнасы” 23 нче махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашучыларны сәламләде:
“Күргәзмә илебезнең товар җитештерүчеләре продукциясен, инновацияләрне күрсәтү һәм тәкъдим итү, эшлекле аралашу өчен махсус мәйданга әверелде. Ул Россия куллану базарының мода индустриясе товарлары белән тулылануына һәм сәнәгатьнең бер-берсенә якын тармакларының үзара хезмәттәшлеген үстерергә мөмкинлек бирә.
Продукцияне сайлау мөмкинлеге, товарларның төрле бәядә булуы, күргәзмәгә куелган әйберләрнең илнең төрле төбәкләрендә җитештерелүе, яңа партнерлар табу мөмкинлеге күргәзмәнең сәүдә-икътисадый потенциалының зур булуын күрсәтә.
Күргәзмә җитештерү һәм модельләр булдыру өлкәсендә тәҗрибә алышуга, текстиль промышленносте һәм җиңел промышленность товарларының, матурлык индустриясенең илкүләм базарын формалаштырырга ярдәм итә. Бу, һичшиксез, сыйфатның яхшыруына, үзебездә җитештерелгән товарларның, күрсәтелгән хезмәтләрнең конкурентлылык дәрәҗәсен арттыруга китерә, Татарстан Республикасы җиңел промышленносте һәм хезмәт күрсәтү тармагының үсешенә этәргеч бирә.
Күргәзмә кысаларында бизәнү әйберләренең “Алтын лалә - 2011” Татарстан Республикасы ачык чемпионаты узачак. Бу яшь һәм талантлы осталар табуга, көнкүреш хезмәтләре күрсәтүнең әлеге юнәлешен танытуга, Идел буе регионында сәнгатьнең әлеге төрен алга җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Җиңел промышленность һәм текстиль промышленносте товарларының “Көзге мода һәм стиль атнасы” махсуслаштырылган күргәзмәсендә катнашучыларга нәтиҗәле эшләр, уңышлар һәм яңа казанышларга ирешүләрен телим.”