Татарстанның Приморье крае белән хезмәттәшлеге

2011 елның 25 ноябре, җомга
2011 елның 26 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Владивостокка (Приморье крае) китәчәк.
Делегация составына Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары, муниципаль районнары, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре керә.
Визит кысаларында Татарстан Республикасы һәм Приморье крае арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында килешү төзелер дип көтелә. Шулай ук крайдагы татар җәмгыятьләре җитәкчеләре белән очрашу булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International