2011 елның 22 ноябрендә «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында “Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек” VI Халыкара Лин-форумы» үткәрелде. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, РФ дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, халыкара Лин-тренерлар, Россия Федерациясенең эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Чарада Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, «Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ Президенты Михаил Погосян, «ОБОРОНПРОМ» ОПК» ААҖ генераль директоры Андрей Реус, «КАМАЗ» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Юрий Клочков, «Лин-Коучинг» компаниясе генераль директоры Герт Хаар-Йоргенсен, Dаimler –AG менеджмент консалтингы бүлеге өлкән менеджеры доктор Франк Хетц, «Кайдзен - институты» консалтинг үзәге директоры Андрей Гавриченков чыгыш ясады
Минскида, Бәйсезлек сараенда, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе һәм Беларусь президенты Александр Лукашенко очрашты. Делегация составына ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да керде.