ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
2011 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Нәтиҗәле процесслар – югары җитештерүчәнлек” VI Халыкара Лин-форумы»на багышланган брифинг үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева, “КАМАЗ” ААҖ, Чаллы һәм “Кама аръягы” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы, Туполев ис. КДТУ вәкилләре, федераль һәм республика ММЧ журналистлары катнашты.

14
ноябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Словениянең Автомобиль кластеры вәкилләре белән очрашты. Бу очрашу хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алышу, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Словениянең Автомобиль кластеры арасында хезмәттәшлек итү хакында килешүгә кул кую максатыннан үткәрелде.

9
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе
2011 елның 10-12 ноябрьләрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов Чех Республикасында Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиянең  (алга таба – Комиссия) VII  утырышында катнашачак.

2011 елның 9 ноябрендә “Предприятие белән заманча IT-технологияләр кулланып идарә итүне кертү һәм камилләштерү” киңәшмәсе үткәрелә. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнаша. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, югары технологияләр өлкәсе технопаркы IT- парк оештыра.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, фән-мәгариф учреждениеләре, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы компанияләр җитәкчеләре катнаша.


8
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе
Россия Президенты Дмитрий Медведевның 2008 елның декабрендә Индиягә визиты кысаларында “Рособоронэкспорт” ААҖ төзегән контракт нигезендә 2011 елның 8 ноябрендә Индиягә беренче партия Ми-17В-5 вертолетлары җибәрелде.

3
ноябрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов әлеге бәйрәм белән тәбрик итте.
«Бу көнне без олы илдә – Россиядә яшәвебезне аермачык тоябыз. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без – илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.
Һәркемгә көчле, үсешкә һәм бөтенлеккә йөз тоткан бердәм дәүләт кирәк. Кешеләргә ышанычлы иминлек гарантияләүче, алар хезмәттә дә, иҗатта да үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алырлык заманча граждан җәмгыятен уртак тырышлык белән генә төзи алачакбыз.
Халыклар бердәмлеге көне белән чын күңелдән котлыйм! Исәнлек-саулык, иминлек, тынычлык һәм һәр өйгә бөтенлек телим! Бу бәйрәм Татарстан һәм Россиянең үсеше һәм киләчәге хакына барыбызны да берләштерсен иде!
2011 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры РавильЗарипов эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәренә китте. Эшлекле сәфәр кысаларында РавильЗарипов Россия Федерациясе һәм Чех Республикасы арасында икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча Хөкүмәтара комиссиянең Россия өлеше утырышында катнашачак.

1
ноябрь, 2011 ел
сишәмбе

2011 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов министрлыклар, предприятиеләр, оешмалар һәм уку йортлары җитәкчеләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда "Заманча технологияләрне кулланып предприятие белән идарә итүне камилләштерү" киңәшмәсен әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре каралды.


31
октябрь, 2011 ел
дүшәмбе
2011 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары аппаратлары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасындагы спартакиада кысаларында баскетбол ярышларында чыгыш ясады, шулай ук “Татарстанның чиста урманнары” республика акциясендә катнашты.

29
октябрь, 2011 ел
шимбә

2011 елның 26 октябрендә “Татарстан Республикасында сыйфат көннәре” кысаларында “КАМАЗ” ААҖ “Сыйфатны камилләштерү – озак хезмәттәшлекнең нигезе” конференциясе булды. “КАМАЗ” ачык акционер җәмгыятен металл, материаллар белән тәэмин итүче җитмештән артык Россия компанияләре һәм чит ил фирмалары – эшлекле партнерлар сыйфатка кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International