«Кастамону Энтегре» төрек компаниясе җитәкчеләре белән очрашу

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе


2011 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов «Кастамону Энтегре» төрек компаниясе җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда сүз “Алабуга" ИИЗ территориясендә МДФ җитештерү заводы төзү проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында барды.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан – Татарстан Республикасы эчке эшләр министры киңәшчесе Венер Сәлимов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре; «Кастамону Энтегре» ягыннан компаниянең генераль директоры Гювен Онур, финанс директоры Байсал Бора катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов билгеләп узганча, Татарстан һәм Төрек Республикасы арасында машина һәм автомобиль төзелеше тармагында «Чукурова» корпорациясе, Төркиянең автокомпонентлар җитештерүчеләр ассоциациясе (ТАЙСАД), «Шишеджам» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлек ителә. 2010 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы һәм Төрек Республикасы арасында ике яклы тышкы сәүдә әйләнеше 1514,5 млн. доллар тәшкил итте.
Равиль Зарипов республика җитәкчелегенең “Алабуга" ИИЗ территориясендә МДФ җитештерү заводы төзү проектын гамәлгә ашыруга зур игътибар бирүен, бу заводның Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясенда агач эшкәртү сәнәгате үсеше өчен мөһимлеген билгеләп үтте.
«Кастаману Энтегре» компаниясе генераль директоры Онур Гювен проектны гамәлдә ашырудагы ярдәм өчен Равиль Зариповка рәхмәт белдерде.
Очрашуда түбәндәге мәсьәләләр хакында фикер алышу булды:
• “Алабуга" ИИЗ территориясендә МДФ җитештерү заводы төзү проектын гамәлгә ашыру барышы;
• төзелә торган производствоның логистикасы һәм төзелешне чимал белән тәэмин итү;
• заводның экологик яктан иминлеге.
Очрашуда шулай ук резидентларга янгынга каршы, IT, таможня хезмәтләре күрсәтүдә "Алабуга" ИИЗның мөмкинлекләре, Төркиянең җиһаз җитештерүчеләре белән хезмәттәшлек итү һәм республика территориясендә уртак производство төзү перспективалары хакындагы мәсьәләләр каралды.
Мәгълүмат өчен:
«Кастамону Энтегре» компаниясе “Алабуга" ИИЗ территориясендә МДФ (елына 475 000 м3, ДСП – 725 000 м3 һәм ОСБ плитә – 575 000 м3) җитештерү заводы төзү проектын гамәлгә ашыра. Проектның тулы бәясе 500 млн. доллар тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International